Татарстанның экология министры генераль җыештыру башлануы турында белдерде

Апрельнең беренче көненнән Татарстанда санитар-экология икеайлыгы башлана. Ул чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү максатыннан оештырыла. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«Бу эшнең актуальлеген һәм кирәклеген без ел саен статистика белән раслыйбыз. 2022 елда ике айлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 4,5 мең чүплек ачыкланган, аларның 85 проценты ике айлык азагына бетерелгән, калганнарын ел дәвамында чистартканнар», — диде ул.

Шадриков ассызыклаганча, язгы җыештыру чорында төп роль район башкарма комитетларына бирелә. Экологларга хокук бозучыларны ачыкларга Роспотребнадзор, Росприроднадзор, Россельхознадзор, Дәүләт торак инспекциясе, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ЮХИДИ белгечләре ярдәм итәчәк.

Санитар-экология икеайлыгы чорында республикада вертолет белән күктән күзәтү һәм тимер юл полосалары буйлап комиссияләр тикшерүе оештырыла.

/Татар-информ


Фикер өстәү