Автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән: һәлак булучылар бар

 Новосибирск өлкәсендәге трассада автобус катнашында авария нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм сигез кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта ТАСС төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.»Бер кеше һәлак булган. Сигезе зыян күргән — икесе бала», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Барлык зыян күрүчеләр дә хастаханәгә озатылган, дип төгәлләштерелә.

Моның белән бергә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлегендә агентлыкка, беренчел мәгълүмат буенча, барлыгы автобуста 47 кеше булуын белдерделәр.


Фикер өстәү