Әнисе эштән кайткач, мәктәп яшендәге улын үле килеш тапкан

Петербургның Мәскәү районында фатирда тугызнчы сыйныф укучысының үле килеш тапканнар. Баланың гәүдәсен аның әнисе тапкан, дип хәбәр итә «78.ru».

Иртән әти-әниләре эшкә киткән, берникадәр вакыттан соң уллары шалтыратуларга җавап бирми башлаган. Борчылган ана өенә кайтып киткән һәм улын караватта үле килеш тапкан. Яшүсмернең тәнендә көчләп үтерү билгеләре табылмаган.

Билгеле булганча, бала имин гаиләдә тәрбияләнгән, спорт белән шөгыльләнгән, фатирдан газировка шешәләре алынган.

 


Фикер өстәү