«Киләчәк безгә кирәкми!» Россия халкының күпчелеге иң күп михнәт кичергән чорын сагынып яши

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ), халыкка бик үк гадәти булмаган сорау биреп, үзенең чираттагы сораштыру-тикшеренүен үткәргән. «Әгәр дә вакыт буйлап сәяхәт итү мөмкин булса, сез кайсы дәвергә китәр идегез?» дигән сорауга респондентларның 29 проценты үткән ХХ гасырны сайлаган. Тагын да ераккарак – ХIХ гасырга халыкның – 16, ХVIII гасырга 12 проценты барасы килә икән. Ә менә киләчәкне күрәсе килгәннәрнең өлеше җәмгысы 3 процент тәшкил иткән.

Процентларга карагач, кызык та, кызганыч та нәтиҗә килеп чыга. Россиянең үзенчәлекле халкына киләчәк, зурдан алганда, киләчәк бөтенләй дә кирәкми икән бит. Гавам үткән белән яши. Кемдер: «Киләчәк ул – билгесезлек, ә билгесезлектән курку һәрдаим бар», – дияр. Юк, ул гына түгел. Курку дигән сыйфатка кереп киткәч, шунысын да әйтәсе килә: бездәге халыкта ул күбрәк, башка кавемнәр белән чагыштырганда киңрәк колачлы кебек. Без – куркытылган, басынкы, юаш һәм күндәм кимәлгә җиткерелгән затлар. Ничекме? Куркуны өч йөз елга якын сузылган крепостное право, россияленең геномыннан аның һаман да чыгып бетмәве белән аңлатып була. Аны гасырдан артык барган кире селекциягә – кыю, мөстәкыйль кешеләрнең, үз фикере булганнарның читкә куылып, үзләре китеп торуына, йә булмаса юкка чыгарылуына – террорга, Гулагка бәйләп була. Ирек-хөрлектә аз гына да яшәп карамаганлыкка сылтап була. Җыеп әйткәндә, без – шушы көннәргәчә үз язмышына үзе хуҗа булып бетә алмаган, вәкаләтләребезне җыеп, властька тапшырган халыклар арасында әле.

Вакыт буенча сәяхәт, дигәндә ХХ гасырны сайлауда, әлбәттә, русча ностальгия дип аталган җирсүнең, өлкәнрәк буынның үлән дә яшелрәк, кояш та яктырак, агачлар да биегрәк булган яшь чакны сагынуының да өлеше бардыр. Бүгенге өлкәннәр – шул гасырның икенче яртысында туып, бала чагы, яшьлеге Хрущев, Брежнев заманнарына туры килгән, кыйналуны, зур нужаны күрмәгән буын. Аларны аңлап була. Тик Брежнев идарә иткән, социализмга «кеше чырае» иңгән чор – ХХ гасырның бары биштән бер өлеше генә. Ә ВЦИОМ респондентлары гасырның башына, аның уртасына да «күчәргә» әзер. Ирексездән, шундый сорау туа: ил өчен авыр һәм дәһшәтле ХХ гасырга гавам ни сәбәпле ашкына, анда аңа ни калган? Һәм инде гавамга диагноз куйганчы, ул йөзьеллыкка кыскача экскурс ясыйсы, ХХ гасыр гади халыкка күрсәткән михнәтләрне санап чыгасы килә.

Гасырның Россия җиңелгән Рус-япон сугышы, шуңа күпмедер бәйле Беренче рус инкыйлабы белән башланып киткәнен беләбез. Дистә ел да үтмәстән, патша хөкүмәте, катнашмый калу мөкинлеге булып та, юк сәбәпне бар итеп, Беренче Бөтендөнья сугышына кереп китә. Ул канкоешның янә дә ике революция һәм властька большевиклар килү белән тәмамлануы мәгълүм. Аннан соң, болар гына аз дигән төсле, илне тетрәткән, туганны туган белән якалаштырган Гражданнар сугышы. Сугыш туктагач башланган тыныч тормыш та халыкка рәхәтлек алып килми – продразверстка, ягъни крестьянны талау сәбәпле яралган коточкыч ачлыклар. Аны кичеп, халыкның тамагы туярга да өлгерми – мәгез, кабул итеп алыгыз, дигәндәй, гавам өстенә Зур террор дип аталган фаҗига ябрыла. Ул гарасаттан мантымас борын, дүрт елга сузылган, 27 миллион кешенең башын ашаган Бөек Ватан сугышы. Сугыштан соңгы ачлык һәм ялангачлыклар. Әле Гагарин галәмгә очкан 1961 елда да, язып торуларынча, халык чабатасын тулысынча салмаган була. Бары шул еллар тирәсендә генә гади кеше «пенсия» дигән хикмәтле сүзне ишетә, авыл кешесенә кенәгәдәге таяк урынына такы-токы булса да хезмәт хакы түли башлыйлар. Кешелекле Брежнев чоры, Горбачев «перестройка»сы үтүгә, тагын мәхшәр – талаулы приватизация, кассада янган акчалар, эшсезлек, ике чечен сугышы һ.б.

Егерменче гасырда шулкадәр михнәт күргән башка халык тагын бар микән? Һәм, ни гаҗәп, россияле кавемнең шунда кайтасы килә. Саналган җәберләрне тагын бер кат үтү өченме? Без кемнәр – мазохистлармы әллә? Анысы да юк түгелдер. Тик төп диагноз, миңа калса, наданлыкта, надан романтизмда, тарихны белмәү, аңардан сабак алмауда, үткәнгә битарафлыкта ята. Үткәнгә пропаганда призмасы аша, алсу күзлек киеп карауда…

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүчеләр респондентлардан әле тагын: «Үткәндәге кайсы шәхесләр белән аралашып алырга теләр идегез?» – дип тә сораган. Халыкның 17 процентының – Петр I, 15 процентының – Сталин, 7 процентының Ленин һәм Екатерина II белән гәп куертып аласы килгән. Сорау туа: халыкны изгән, җәберләгән, сугышка куган ул патша, ул коммунистик лидерлар гади кешегә нигә? Нигә халыкның Толстой, Достоевский, Гоголь белән әңгәмә корасы килми? Тагын да шул тар маңгайлык, гыйбадлык аркасындамы? Ник исемлектә Ломоносов, Менделеев, Чайковский юк? Гаҗәп халык без. Тагын Пушкин прозасы – алпавыт Троекуровның атна саен ат абзарында сыртлары каезланган крепостнойлары искә төшә. Аларның: «Безнең хуҗа тирә-як бариннар арасында иң гаяре, иң кәттәсе, берсенә дә баш бирми», – дип горурлануы.

ВЦИОМның ул сораштыруы сораштыру гына түгел. Аңардан шактый кызык нәтиҗә дә чыгарып була. Юләр юрап китерер, ди. «Сез мәхлукларга үткән кирәкме? Булачак, өлешчә алачаксыз сез аны – үткәнгә охшаш көннәрне! Сез аларны инде күпмедер алгансыздыр да. Алсагыз – тәмен, рәхәтен күрегез! Киләчәк сезне кызыксындырмый икән…» Күкләр шулайрак та фикерли, эшли ала бит. Без шушы ХХI гасырда яшәргә хөкем ителгән. Өлкән туган әйтмешли: «Времена не выбирают, в них живут и умирают». Яшәмәслек түгел. Ат абзарында беребезне дә дилбегә белән ярмыйлар. Күңелдә шом яшәсә дә, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Үткәнгә түгел, киләчәккә, аның да шомсызына карап гомер итик!!!

ХХ гасыр тарихына, дөнья тарихына, бүгенгегә карап, тагын шуны әйтергә була: кеше дигән затсыз җан иясе тыныч, ипле яши белмәгән һәм белми. Шуңа күрә тиз араларда дөнья рәтләнер, акылга килер, дип өметләнеп булмый. Тик бөек фаҗига, зур тетрәнүләр юрау да дөрес түгел. Дөнья бары тик катлаулана, анда ыгы-зыгы арта. Барыннан да нык артканы – мәгълүмат. Без кешене аяктан егар, акылдан яздырыр дәрәҗәгә җиткән мәгълүмат ташкыны шартларында яшибез. Шундый мәлләрдә һәр «әпчхи»гә игътибар биреп, аларны җыеп, глобаль тискәре нәтиҗәләр чыгару да – гөнаһлы шөгыль. ХХI гасырның, катлауланса да, ХХ гасыр күрсәткән дәһшәтләрне китермәсенә мин ышанам.

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү