977 коды белән шалтыратучылардан сак булырга киңәш итәләр

Юрист әйтүенчә, бу номердан мошенниклар шалтырата.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев телефон аша алдауның яңа ысулы турында кисәткән. Аның әйтүенчә, аферистлар 977 номерын җыеп, янәсе, кредит рәсмиләштерүгә заявканың хуплануы, әмма аны алу өчен акчаны башка счетка җибәрергә кирәк булуы турында ватсап аша хәбәр итәләр.

Юрист әйтүенчә, Свердловск һәм Курган өлкәләрендә, шулай ук Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында эшләүче “Мотив” телефон операторы коды бу.

Белгеч сүзләренә караганда, аферистлар үзләрен Россиянең зур банкының клиентлар бүлеге менеджерлары буларак таныштыра, шалтыратканда, шуның логотибы чыга. Шуннан соң, имештер, кичә тапшырылган кредит алуга заявканың хуплануы турында хәбәр итәләр. Әмма “ялгышлык” китүен: акча күчерү өчен башка кредит оешмасы счеты күрсәтелүен әйтәләр. Шул сәбәпле, кырыгалдардар “хатаны” тиз генә төзәтергә тәкъдим итәләр.

“Түбән ставкалы кредит бар, ә менә аны башка банкка күчерә алмыйбыз. Шуңа күрә әйдәгез, сезнең счет белән эшлибез, зур сумманы шуңа күчерәбез”, – диләр. Аннан инде, элеккеге схема буенча, карта номерын, гамәлдә булу вакытын, смс-хәбәрдә күрсәтелгән код номерын, CVV-кодын сорыйлар. Шуннан соң счеттагы бөтен акчаны “сыдырып” алалар.

Шуңа күрә юрист мондый алдакчылар кармагыннан сак булырга киңәш итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү