Гражданлык җәмгыяте фонды тикшеренү үткәргән.
Россиядә узган ел йомгаклары буенча иң тотрыклы 35 төбәкне атаганнар. Тикшеренүне Гражданлык җәмгыяте фонды үткәргән. Исемлеккә кергән төбәкләрнең барысы да социаль-икътисадый яктан тотрыклы булып танылган.
Шулай итеп, беренче дистәгә Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Мәскәү, Сахалин өлкәсе, Красноярск крае, Ханты-Манси автономияле округы һ.б. кергән.
Ә менә икенче дистәгә, Иркутск өлкәсе, Коми, Мәскәү һәм Кемерево, Төмән, Ленинград, Свердловск, Амурск өлкәләре, Хабаровск, Камчатка крайлары белән беррәттән, Татарстан да эләккән. Өченче дистәдә – Хакасия, Пермь крае, Тула өлкәсе, Башкортстан.
Исемлекне Самара һәм Новосибирск өлкәләре, Карелия, Лепецк, Курск, Түбән Новгород өлкәләре, Тыва төгәлли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat