Мамадыш районының Уразбахты авылында яшәүче Гасыймовлар күленә ел саен пар аккош кайта икән. Әмма алар анда озак тукталмый. Ял итеп кенә китәләр, ди.
– Бу күлне үзебез өчен дип ясатып куйдык. Гаиләбез белән ял итәргә йөрергә бер матур урын булсын дигән идек. Туганнарыбыз күп. Җәйләрен шул күл буена еш йөрибез. Балык та үрчетә башладык. Аккошлар кешедән куркыпмы, монда калмыйлар. Ял итеп алалар да, каядыр китәләр, – ди Гөлфинә апа. – Кайбер елны күреп фотога, видеога төшерәбез. Пар аккошларны күреп үзебез дә сөенәбез. Әле озак еллар кайтып йөрсеннәр иде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat