Шелтәсез тәрбия. Бәгырь җимешләрен сүгәргә ярыймы?

Россия күләмендә танылган гаилә психологы Александр Колмановский күптән түгел Казанга очрашуга килде. Атааналар, тәрбиячеләр, укытучылар арасында зур кызыксыну уяткан темага балалар тәрбиясе турында сөйләде ул. Бәгырь җимешләрен сүгәргә ярыймы? Ничек итеп ике арада сәламәт мөнәсәбәтләр булдырырга? Белгеч шул һәм башка сорауларга җавап бирде.

Төрле карашлар

Гел сүгеп, шелтә белдереп тору балага кире йогынты ясамагае. Ягъни ул кылачак гамәлләре өчен алдан ук куркып торачак. Балага җәза биреп (физик җәза турында сүз бармый), без аны үзгәрергә, төзәлергә мәҗбүр итә алмыйбыз. Баланың гамәлләренә протест күрсәтү яңа протест тудыра. Бу үз чиратында киреләнү, ярсу хисләрен арттырачак. Җәзаның максаты – хатаны төзәтү түгел, ә куркыту, авырттыру, авырлык китерү.

Ата-аналар ни өчен баласына шелтә белдерергә ярата соң? Сәбәпләре нәрсә?

Кешенең табигате шундый: ул кем өчендер һәм үзе өчен курка. Кем өчендер курку – кайгырту, киңәш бирү кебек ул: «Башыңа ки, суык тимәсен», «Моны сатып алма, ул сиңа кирәк түгел» һәм башкалар. Үзең өчен курку – протест, каршы килү. «Син авырыячагыңны беләсеңме?», «Нәрсә сатып алганыңны аңлыйсыңмы син?» Ике төрле караш, сизелә бит? Һәр ата-анада да мондый куркулар бар, билгеле. Төп хикмәт – шушы куркуларның күләмендә.

Билгеле, баланың бүлмәсен җыештырмавы, тыңлаусыз булуы ачуны чыгара инде. Тик бу бит әле ата-анасы аны яратмый дигән сүз түгел. Мондый күренешләргә ачу килгән мизгелдә әти-әнидә иң элек үзе өчен курку уяна. Алар алга таба шул хискә нигезләнеп эш итә. Ни өчен үзләре өчен куркалармы? Баш миенә «Мин – начар әти, мин – начар әни, мин тәрбияли белмим» дигән уй кереп оялый чөнки. Бер мисал китерәм.

Психология белән мавыкканчы, музыка мәктәбендә белем бирдем. Шуннан бер хәл исемдә калган. Сәхнәдә бер бала фортепианода уйный. Бутала, ноталарга туры килми, кызарып чыга. Укучы өчен бөтенләй чит булган укытучы аны күз карашы белән тынычландырырга, булышып җибәрергә тырыша. Ә үзенең музыка укытучысы бу мизгелдә әлеге баланы үтерергә әзер! Аңлашыламы? Бер ситуациягә – ике төрле караш. Ягъни баланың ялгышулары укытучыны белгеч буларак кимсетә. Ата-аналар очрагында да шулай бит: баланың тәрбиясезлеге аларны тәрбияче буларак кимсетә.

Моннан тыш ата-аналар үз ата-анасының сүзеннән дә шүрли. Алар ни уйлар? Алар ни әйтер? Хәтта бу кешеләр инде фанилыкка күчкән булса да. Үгет-нәсыйхәт бирергә яраткан ата-анадан шундый ук ата-аналар үсеп җитә.

Әйтик, ике бала коридорда бер-берсенә бәрелешә, ди. Бер бала: «Гафу ит, мин сине күрмәдем», – ди. Икенчесе исә: «Кая чапканыңны карап йөр!» – дип кычкыра. Мондый аерма нәрсә белән аңлатыла? Гаепләүче бала үзенең гаебен танырга курка. Ул: «Миңа синең гафу сорауларың ник кирәк? Алданрак уйларга иде!» – дигән сүз ишетүдән шүрли. Хатаңны тану һәм шул хата өчен җәза алудан курку бу. Ә мондый куркулар, әйткәнебезчә, тормыштагы, көнкүрештәге даими үгет-нәсыйхәтләрдән туа. Баласына үгет укымаган ата-ана юк ул.

Туйга кадәр төзәлер

Баланың үз-үзен тотышына ике төрле реакция бар. Берсе «бала начар» дигән фикерне алга сөрсә, икенчесе – «балага кыен» дигәнне. Үзен имин һәм куркынычсыз мохиттә итеп тою бала өчен бик кадерле. Тагын бер мисал китерәм.

Коридор буенча бала йөгереп бара. Сөртенеп егыла, бәрелә, елый башлый. Аның янына бер өлкән кеше килә. Баланып кызганып: «Борчылма, елама, туйга кадәр төзәлер, әнә кара әле, нинди матур машина үтеп китте», – ди. Безнең уйлавыбызча, бу – әлбәттә, кызгану үрнәге, тынычландырырга тырышу. Ә бит бала башкача уйлый. «Ничек еламаска инде, авырта бит!» – ди ул. Димәк, аның хис-кичерешләре дөрес түгел булып чыгамы? Шуңа күрә дә ул тойганны аңларга тырышып, аның хәленә керергә кирәк. Бу очракта: «Сиңа ничек кыен икәнне аңлыйм, бүген сиңа уңыш елмаймаган», – дияргә мөмкин иде. Бала үзен аңлауларын, ничек бар, шулай кабул итүләрен күрәчәк, бу инде андагы борчылу һәм агрессия дәрәҗәсен киметәчәк.

Балалар еш кына шаярырга, кыланырга, ә ата-аналар: «Алай эшләмә, кыланма!» – дип акыл өйрәтергә ярата. Бала бит бары тик үзенә игътибар итүләрен генә тели. Игътибар итеп, кылануларына карап куегыз да, бетте. Бала исә: «Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Мин башка болай эшләмәм», – дип, уйга калачак.

Чикләмәскә

Ата-аналарга хисләрне тыю рәхәт түгел, билгеле. «Психосоматика» дигән төшенчә бар. Эмоцияләрне чыгармау чирләргә китерә. Лев Толстойның шундый сүзләре бар: «Концертта мин кымшанмыйча өч сәгать утыра алам. Әгәр дә берәрсе миңа: «Селкенмә», – ди икән, мин өч минут та утыра алмыйм». Хисләрне без тышкы факторлар кушканга гына тыярга тиеш түгел. Әгәр дә аңлы рәвештә тыеласыз икән, бу инде психосоматика түгел, бу – сайлау иреге.

 

Белешмә өчен
Александр Колмановский практик психолог, бала һәм атаана мөнәсәбәтләре буенча белгеч. Аның Беслан теракты корбаннары, онкологиядән интегүче балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар.

 

Ничек әйтелә Ничек әйтергә була
«Йә син машина каешын тагасың, йә мин сине үзем белән башка беркая да алып бармыйм!» «Балам, каеш эләктерергә теләмәгәнеңне аңлыйм, ләкин моны эшләргә кирәк, югыйсә безгә штраф салачаклар, без башка беркая да йөри алмаячакбыз».
«Кылануларыңны туктат!» «Син бигрәк артист инде безнең».
«Булды, җитте, уйнамыйсың!» «Мин дә күпме телим, шулкадәр уйнар идем, әмма инде уенны туктатырга вакыт җиткән».

 

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү