Мария улын башка күрә алмаячагына тәмам ышанып бетә. Узган елның декабрендә үк югалган Артемның мәетен булса да эзләп табуларын үтенә ул. Казанда югалган егетнең исән-сау килеш Мәскәүдән кайтып керүенә ана әле озак кына ышана алмый.
Әңгәмәдәшебез үзенең һәм улының фамилияләрен күрсәтмәүне үтенде. Бу вакыйгаларны куркыныч төш кебек искә ала ана. «Эшкә дип чыгып киткән улымны болай озак көтәрмен дип кем уйлаган?..» – ди ул. 23 яшьлек Артемны бу елның март башында гына табалар. Дөресрәге, ул үзе кайта. Югалуының сәбәбен аңлатуны кыска тота егет: «Мәскәүдә эш тәкъдим иттеләр, сиңа (әнисенә. – Авт.) әйткән булсам, каршы килер идең. Дустымда кундым да икенче көнне үк китеп бардым. Ә мине алдаган булып чыктылар…»
Ике атна тирәсе элек Чаллыда берьюлы өч гаилә балаларын югалта. Өчесе дә – үсмер егетләр. «Орел» эзләү отряды мәгълүматларына караганда, инде берничә тапкыр өеннән качкан беренче егетне Түбән Камада эзләп табалар. Икенчесе Чаллының автовокзалында табыла. Өченче егетне Рязань шәһәрендә тоткарлыйлар. Үзенең сүзләренә караганда, ул Казахстанга юл тоткан була. «Бу үсмерне табарга Мәскәү һәм Рязаньдагы хезмәттәшләребез ярдәм итте», – ди «Орел» отряды җитәкчесе Альбина Сәгыйрова.
Өч көн түгел, бер минут та көтмәскә!
Югалу очраклары күп һәм гаять төрле. Якынын 10 ел буе эзләүчеләр дә бар. «Бу кешене табарга ярдәм итегез» ише хәбәрләр матбугатта да еш күренә. Аеруча соңгы арада. Баксаң, иң күп югалу очраклары апрель – октябрь аралыгына туры килә икән. Бу хакта безгә «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының Татарстандагы бүлеге белгече Адриана Расписная әйтте. Алар бу чорны гаризалар саны буенча билгеләгән. Без исә отряд волонтерлары эшенең нинди этаплардан торуын да белештек.
– Эзләүгә керешкәнче, гаризаны тикшерәбез, аның буенча мәгълүмат туплыйбыз. Шуннан соң бер төркем медицина учреждениеләренә шалтыратып чыга. Барлык тиешле мәгълүмат җыелганнан соң, без югалучы турында рәсми рәвештә хәбәр итәбез. Шуннан, аның кайда югалуыннан чыгып, эзләү төркеме туплана. Бу төркем эзләнү барышында үзгәрергә, аңа яңа кешеләр өстәлергә мөмкин, – дип аңлатты ул.
Эзләүчеләр өчен иң мөһим нәрсә – детальләр. Шуңа да югалучы турында нинди мәгълүмат бар, барысын да әйтергә кирәк.
– Күз төсеннән алып, өстендәге киеменә кадәр. Якыныгыз югалган икән, тагын бер мөһим кагыйдәне истә тотсагыз иде. Югалу очрагы турында шунда ук тиешле кешеләргә әйтергә кирәк. Полициягә шалтыратасызмы, безгәме – мөһим түгел. Халык арасында «өч көн көтәргә кирәк» дигән фикер яши. Ышана күрмәгез! Эзләүчеләр өчен иң кадерле нәрсә ул – вакыт. Ярты сәгатьтән шалтыратып: «Ул табылды», – диюнең бер куркынычы да юк, – ди белгеч.
Югалу очракларына бәйле гаризаларны кем калдыра ала соң? Адриана Расписная аңлатуынча, югалучы турында аның туганнары гына түгел, танышлары, хезмәттәшләре дә хәбәр итә ала.
– Югалучы турында аның туганнары гына хәбәр итә ала, дигән сүз дөреслеккә туры килми. Әмма бер шарт бар: гариза калдыручы югалучының туганнарының телефон номерын әйтергә тиеш була, – диде ул.
Гариза калдырган өчен дә, «ЛизаАлерт» күрсәткән ярдәм өчен дә түләргә кирәкми. Ләкин отрядка эзләнүләр вакытында кирәкле әйберләр биреп ярдәм итүчеләр бар икән.
– Ягулык, навигатор, принтер, фонарь, хәтта кәгазь белән скотч алып килүчеләр дә бар. Мондый ярдәмнән баш тартмыйбыз. Әгәр безнең отряд исеменнән акча сораучылар белән очрашсагыз, бу турыда хәбәр итүегезне үтенәбез. Мондый очраклар еш була, алданмасагыз иде, – дип сөйләде безгә белгеч.
Сине өйдә көтәләр
Югалучылар арасында психик тайпылышлары булган кешеләр, кечкенә балалар, өлкән яшьтәгеләр күбрәк. Яман кулларга эләгүчеләр дә очрый. Шулай да, белгечләр югалучыларны бер калыпка салырга ашыкмый. Ягъни син дә, мин дә югала алабыз. Сакланганны саклармын, дигән кебек, монда да үз тормышың өчен җаваплылык зур роль уйный. Бер белмәгән урынга (әйтик, урманга) ялгызың чыгып киткәнче, мең кат уйларга кирәк. Шул ук вакытта аңлы рәвештә өйдән чыгып китүчеләр дә шактый. Аеруча балалар. Балалар психологы Галия Гыймадиева фикеренчә, әти-әни баласының аңлы рәвештә өйгә кайтмавын бер генә хәлгә, сүзгә, сөйләшүгә бәйләмәсен иде.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлы мәгълүматларына караганда, узган ел югалу очраклары буенча барлыгы 1672 гариза кабул ителгән. 612 кешене 10 тәүлек эчендә тапканнар, 66 кеше әле дә табылмаган. Балаларга килгәндә, узган ел барлыгы 79 бала югалган, 78ен тапканнар. Бер кыз әлегә кадәр өенә кайтмаган, әмма аның исән-сау булуы билгеле икән.
– Күп очракта балалар өйдә бер-бер хәл булса, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләр начарайса, чыгып китә. Башка җирдә яхшырак – алар әнә шулай уйлый. Икенче еш очрый торган сәбәп – баланы артык кайгырту (гиперопека). Әти-әнисе артык кайгыртучан булса, баланың гаиләдән аерылып чыгып, үзен зурлар дөньясында сынап карыйсы килә. Якыннарыннан башка яши алырмы? Ул шушы сорауга җавап һәм маҗара эзли башлый. Шуңа да кайгыртучанлык һәм ирек, мөстәкыйльлеккә өйрәтү ата-ана тарафыннан бер дәрәҗәдә бирелергә тиеш. Баланс булсын. Бер сөйләшү белән генә балага нидер төшендереп, араларны җылытып яки суытып булмый. Балагызны артык еш сүгәсез икән, ул үзен чит кеше итеп тоячак, мине монда яратмыйлар икән, дип уйлаячак. Нәтиҗәдә үзе үк сездән читләшәчәк, – ди белгеч.
«ЛизаАлерт» белгечләре әти-әниләргә түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә:
– балагызга тышкы кыяфәт буенча гына яхшы кешене начарыннан аерып булмавын аңлатыгыз. Таныш булмаган кеше ни генә әйтсә дә, «юк» дип җавап бирергә өйрәнсен;
– кечкенәдән кешедән ярдәм сорарга читенсенмәскә, курыкмаска өйрәтегез. Шулай ук ярдәмне кемнән сорарга кирәклеген дә тәгаенләгез. Бала җитәкләгән әни, полиция хезмәткәре, каравылчы, сатучы, кассир…
– балагыз белән һәрвакыт элемтәдә торыгыз. Әгәр ул берәр каян кайта икән, алдан сезгә шалтыратсын. Ләкин шуңа игътибар итегез: мондый шалтыратуларны бала чиктән тыш контроль түгел, ә бер-берең өчен борчылу буларак кабул итәргә тиеш;
– балагыз мәктәптән кайтырга гадәтләнгән сукмакны үз күзләрегез белән барып күрегез. Ул нинди йортлар, гаражлар, караңгы почмаклар аша уза – игътибар белән карагыз. Шикләнәсез икән, аңа якты, кеше күп йөри торган юлдан кайтырга кушыгыз;
– балагызның телефонын үзегезнең исемгә рәсмиләштерегез. Кәрәзле оператор аның кемгә һәм кайчан шалтыратканы турындагы мәгълүматны телефон теркәлгән кешегә генә бирә.
Сан
«ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының Татарстандагы бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елда алар барлыгы 764 гариза кабул иткән. Отряд волонтерлары 577 кешене исән-сау килеш таба алган. 52 кешенең мәете генә табылган, ә 41 кеше бөтенләй табылмаган. 50 гариза расланмаган, ә 44 кешенең туганнарын таба алганнар.
Ялгызы йөрүче сабый яисә өлкән яшьтәге кешене күрсәң, нишләргә? (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләре)
- Яныннан узып китмәгез, читтән булса да күзәтергә тырышыгыз.
- Янына килеп, сөйләшә башлагыз, тик куркытмагыз. Аның адашканлыгы шунда ук сизеләчәк.
- Үзегез ярдәм итә алмасагыз, 112 телефоны аша яисә 8 (800) 700-54-52 номеры бенча «ЛизаАлерт»ның «кайнар линия»сенә шалтыратыгыз.
Лилия Гыймазова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat