Нефть түгел, су кыйммәт

«Кара алтын» державаларының нефть чыгаруны киметү турында карары дүшәмбе биржа сәүдәсендә бәяне кайбер минутларда 8 процентка кадәр күтәрде. Мартта 70 долларга төшкән баррель 86 долларга җитте.

Россия нефтенең дә Көнбатыш куйган «түшәм»не ватып чыгуы турында сөенечле хәбәрләр күренде. Хәтта G7гә кергән Япония АКШ рөхсәте белән зур булмаган нефть партиясен «түшәм» бәядән югарыракка сатып алды. Вашингтон җир маен чыгаруны киметүгә ризасызлык белдерә. Әмма дөнья илләре бүген Америка янавыннан элекке чорлардагы кебек курыкмыйлар инде. Торган саен күбрәк дәүләтләр доллар белән сәүдәдән баш тарта. АСЕАНга кергән илләрнең финанс министрлары доллар, евро һәм иенадан баш тарту мөмкинлеген карый башладылар. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренең бу ассоциациясенә Индонезия, Малайзия, Сингапур, Таиланд, Филиппин, Бруней-Даруссалам, Вьетнам, Лаос, Мьянма, Камбоджа кебек илләр керә.

«Кара алтын» һөҗүменә Көнбатыш кына түгел, Азиядәге нефть эшкәртү заводлары да канәгатсезлек белдерделәр. Кытай нефть эшкәртүчеләре, «кара алтын» сорап, Латин Америкасы, Көнбатыш Африка һәм АКШ компанияләренә мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу омтылыш ОПЕК+не какшатырга мөмкин. Дөнья илләренең байтагы бүген дефолт  алдында тора. Пакьстанда инфляция, еллыкка күчереп исәпләгәч, 35,37 процентка җитте. Дефолттан качу өчен, ил җитәкчелеге Халыкара валюта фондыннан ярдәм сорый. Соңгысы ярдәм итәргә әзер, әмма салымнарны һәм коммуналь түләүләрне күтәрергә куша. Исламабадта хәл болай да киеренке, фетнә еш кабатлана һәм бер дә тынмый. Шуңа күрә илнең рәсми хакимиятләре ике ут арасында: ярдәм хакына түләүләрне күтәрергәме, әллә дефолт игълан итәргәме? Икътисадый кризис Пакьстанны гына түгел, дөньяның барлык илләренең дә бугазын ныграк кыса. Ягулык бәяләренең күтәрелүе кризисны көчәйтергә, ихтыяҗны киметергә һәм «кара алтын» чыгаручы илләрне яңа дилемма алдында калдырырга мөмкин: чыгаруны киметергәме, әллә түбән бәяләр белән килешергәме? Тагын бер нәрсә бар: чимал державаларының активлары Көнбатыш банкларында саклана. Финанс кризисы көчәйсә, ул активлар чүпкә әйләнә ала. Акча да юк, нефть бәясе дә түбән булган вазгыять туса, аларда да хәл мөшкел булачак.

Туниста, мәсәлән, нефть түгел, су кайгысы. Ил үз тарихындагы иң зур корылыкны кичерә. Эш шуңа барып җитте: су бүлүче дәүләт компаниясе SONEDE төнгә халыкка су бирүне туктата. Дүртенче ел рәттән инде ил корылык кичерә, җәйгә фаразлар әйбәт түгел. Рәсми хакимиятләр су куллану кагыйдәләрен бозучыларны зур штрафлар, хәтта төрмәгә ябу җәзасы белән куркыталар. Илдә икътисадый хәл бик начар, социаль киеренкелек югары ноктада.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү