Арча районында «Гагарин атналыгы»н зурлап үткәрергә әзерләнәләр

Арча районының мәгариф оешмаларында (34 мәктәп, педагогия коллияте, балалар бакчалары һ.б.) агымдагы уку елында ай саен «Җиһангирлар марафоны» программасы нигезендә Җиһанны өйрәнүгә багышлынган төрле укыту, укытудан тыш тәрбия чаралары уздырыла.

Алар сентябрь аенда Константин  Циолковскийның 165 еллыгына багышланган чаралар белән башланып китте, беренче ясалма иярченгә, «Энергия-Буран» проектына, бөек галимнәргә, конструктор-инженерларга, уйлап табучыларга – шул рәттән безнең милләттәшләребезгә, фәнни, хәрби космонавтикага, хатын-кыз-космонавтларга багышланган чаралар белән дәвам итте. Ниһаять, апрель ае килеп җитте. Әлбәттә, төп чаралар Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә узган 108 минутлык тарихи очышына багышлана. Аларны Арча районында «Гагарин атналыгы» итеп уздырырга әзерләнәләр. Атналык кысаларында «108 минут  Юрий Гагарин белән бергә!» исемле традицион акция узачак, шулай ук «Гагарин ярминкәсе», «Җиһангирлар бәйгесе» — спорт ярышлары, «Гагарин турында җырлыйбыз!» – музыкаль концертлар, «Җиһан турында 108 сорау!» һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» – интеллектуаль сынаулар, «Җиһан серләре» атналык радиотапшыруы, «Сихерле Җиһан» рәсемнәр күргәзмәсе, әдәби кичәләр, «Җиһан көтә татарларны!» – “Кайчан татар вәкиле галәмгә очар?” сораулары буенча фикерләр алышу, ветераннар белән очрашу, аларны зурлау, хөрмәт итү, космос темасына дәресләр, класс сәгатьләре, хәтта “Гагарин бәлеше»н дә авыз итү каралган. Район җитәкчесе Илшат Нуриев  Кенәр авылында “Җиһангирлар паркын”н булдыруны да максат итеп куйды.

“Гагарин атналыгы”нда мәгариф җитәкчеләре, укытучылар, космик юнәлешендәге белгечләр белән берлектә җитди сөйләшүләр дә уздырырлар, алар нигезендә алдагы елларда укучы балаларны, яшь буынны бу юнәлештә укыту, тәрбия бирү программасын булдыру, методик кулланмалар, әсбапләр әзерләү дә максат итеп куелган.

Арча районының “Гагарин атналыгы”на бөек Сергей  Королёвның беренче космонавтка очыш алдыннан әйткән сүзләрен кабатлап: “Хәерле очыш!” — телибез. Һәм инде, һичшиксез, җавап итеп, легендар: “Поехали!” — сүзен ишетербез.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү