Бүген «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә зур кунак булды. Үзәктә тернәкләнүчеләр янына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Башкаланың «БлагоДарю» адаптация үзәге 2019 елдан эшли. Узган ел аның җитәкчесе итеп Гөлнара Галиәхмәтова билгеләнде.
«БлагоДарю»да психик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итү проекты тормышка ашырыла. Хәзерге көндә әлеге проектта 7 кеше катнаша. Алар Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр.
Татарстан Рәисе үзәк эшчәнлеге белән танышты, андагы хезмәткәрләр белән аралашты.
Гөлнара Галиәхмәтова сөйләвенчә, бу проект интеллектуаль яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә яшәү урыны булдыру өчен эшләнгән. Проект «Кадрлар резервы» программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов ярдәмен алды.
Үзәктә яшәүче егет-кызлар республика җитәкчесе белән шәхсән аралаша алды. Алар укый, эшли, гадәти тормышка яраклашкан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat