Глобальләшү дигән туфан: мәдәни күптөрлелекне саклау флораны кайгыртудан да мөһимрәк түгелме?

Бу атнада Дәүләт Думасы Кызыл китапка кергән үсемлекләрне өзгән, җыйган өчен җинаять җаваплылыгы керткән закон проектын өченче – соңгы укылышта кабул итте. Аны үтәмәгән очракта 6дан алып 9 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Шактый кырыс булса да, дөрес, әһәмиятле канун, диясе килә. Табигатьне, андагы күптөрлелекне саклау бик тә кирәк. Тик…

Илдәге милли, мәдәни күптөрлелекне саклау флораны кайгыртудан да мөһимрәк түгел микән? Ул проблема дигәндә, ник катгый кануннар, һич югы норматив документлар шушы көнгәчә юк? Югалып, бетеп барган аз санлы халыклар, кыерсытылган телләрне туплаган Кызыл китап булдыру вакыты җитмәдеме? Бары берничә йөз, хәтта дистә санда гына калган шул ук кырымчак, караим, коряк, дигәндә, ник бүген иң югарыда чаң кагу ишетелми? Хәлнең шактый күңелсезлеген – йөз кешелек халыкларның гына түгел, хәтта миллионлыларның да шактый кызу тизлектә кимеп барганын соңгы җанисәп ачык күрсәтте бит…

Илләр, кыйтгалар буйлап глобальләшү дигән шаукым йөри. Ул туфан булып хәтсез мәдәниятләр, гореф-гадәтләр, телләр өстеннән, аларны таптап, туздырып узарга өлгерде дә инде. Глобальләшү ул – бертөрлелеккә, унификациягә юл тоту. Ул – икътисадый, сәяси һәм мәдәни интеграция. Руслашу, дибез икән, аны да глобальләшү дип атарга мөмкин. Ул – шул шаукымның аерым ил эчендәге кечерәк, җирле варианты. Глобальләшүнең олысы дигәндә, аның икътисадый һәм сәяси ягы – берләшү-интеграция, бер үк стандартлар буенча яшәргә тырышу, ярар, булсын, күзәтелсен дә. Тик менә мәдәни күптөрлелеккә кизәнү… Мәдәниятләр, телләр төрлелеге – кешелекнең бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый торган рухи байлыгы, хәзинәсе. Рухи байлыкның, андый мирасның үзенчәлеге – югал-гач аны берничек тә кире кайтарып булмый. Нәкъ шуңа да олы дәүләтләрдә яралган, кемдер яхшыга санаган мәдәният, телләр кечеләрне, вакларны йотарга тиеш түгел. Әмма.. Матди байлыклар артыннан күзен тондырып чапкан кешелек мәдәни хәзинәләрнең бәясен белми, затлылыгын күрми. Бу – фаҗига. Ничек инде флора һәм фаунадагы күптөрлелекнең кирәклеген аңлаганда, вак, дәүләт тотмаган халыклар, аларның телләре, гореф-гадәтләре белән исәпләшмәскә мөмкин?

Биредә без янә дә күпмилләтле илләрдәге «дәүләт төзүче» халыкларга, алар эгоизмына килеп төртеләбез. ХХI гасыр дәүләте, әгәр дә ул үзен цивилизацияле, алдынгы саный икән, илдә яшәгән бар кавемнәрнең исәнлеге, үсеше, чәчәк атуы турында кайгыртырга тиеш, дип беләм. Кайгырту җәбердән күпкә нәтиҗәлерәк бит. Дәүләт үзе үк: «Ажгырып глобальләшү дигән зәхмәт килә, көчәя, андый шартларда сезгә титульный халыкка караганда күпкә кыенрак. Бирешмәгез! Менә сезгә акча, менә сезгә мөмкинлекләр, менә сезгә кануннар – саклагыз үзегезне», – дияргә тиеш түгелме икән? «Милли мәктәпләрне күбрәк ачыгыз, үз телегездә интернет булдырыгыз, яңа телеканаллар эшләтеп җибәрегез, мәдәниятегезне ныграк пропагандалагыз. Барыннан да бигрәк, телне дәүләт эшендә, рәсми документларда кулланыгыз, парламентларыгызда үз телегездә сөйләшегез – телгә хаҗәт, аны белүгә мотивация тудырыгыз», – дигән сүзләрне кайсы азчылыкларның ишетәсе килми? Һәркем, һәр халык та Хакның бәндәсе бит.

Үзебез яшәгән ил мисалында, яшерен-батырын түгел, санаган, ишетергә теләгәнебез әлегә хыялда гына кала. Булышучы, хәлебезгә керүче юк, дию генә аз. Кемнәрнеңдер күз алдында һаман да сепаратизм өрәге тырпаеп басып тора: «башка чыга» гына күрмәсеннәр! Илнең тач уртасыннан (Идел-Урал төбәге халыкларын күз алдында тотуым) кая чыгып китеп була соң ул? Кемнәрнеңдер кайчан, кая да булса җыенганы булдымы? Көфер уй ияләренә без алар казанында никадәр тизрәк эретеп бетсәк, шулкадәр яхшы. Вакларны ашлама сыйфатында кулланып, төп халыкны ничек тә ишәйтергә исәпләре. Шунысы да аянычлы: син үзеңнең лояльлегеңне, толерантлыкны исбатлый-исбатлый арып бетсәң дә, дошман яуларына каршы беренче булып йөгерсәң дә, ил казнасына елның-елына йөзәр миллиард сум акча салып торсаң да, хәл үзгәрми.

Ә бит без теләгән мөнәсәбәт, алда саналганнар өлешчә генә үтәлгән, булган очракта без барыбыз да тагын да олырак, кем әйтмешли, мәңге «төзәлмәс» ватанпәрвәр – ил дигәндә минутында, сәгатендә егылып үләргә әзер кешеләр булыр идек. Илдәге эчке сәясәтне билгеләүче кешеләр өчен, күрәмсең, ул кирәкми. Азчылыкларны алар күпме шулай үзләреннән этеп, чит күреп торачак соң?

Глобальләшүнең төп максаты икътисадка, аны булдыра алганча рациональ, азрак чыгымлы итәргә тырышуга барып тоташа. Халыкара хезмәт бүленеше, уртак кырда каршылыксыз йөргән товарлар, хезмәт күрсәтү, акча, шул ук мәгълүмат. Глобальләшү – үскән, камилләшкән капиталистик мөнәсәбәтләр җимеше, ул – мөмкин кадәр күбрәк керем китерүче инструментлар җыелмасы. Мәдәният, телләр буталышы, зурларның кечеләрне кысрыклавы – глобальләшүнең табыш вәгъдә итми торган өстәмә продукты. Һәм, әйтергә кирәк, явыз кимчелеге. Миңа калса, аңа, ул шаукымга каршы тору теләк булганда авыр түгел. Бары табышның кечкенә бер өлешен тел, мәдәниятләрне саклауга юнәлтәсе генә. Әмма ки, бар хикмәт тә шунда: капиталистның өлеш чыгарасы, бүлешәсе килми. Капиталның төп сыйфатларыннан берсе – саранлык. Аның өчен акча мәдәнияттән өстен. Капитализм бу яктан алганда да ләгънәткә лаек. Һәм без аны кызганмый яудырып та торабыз. Ләкин капитал: «Эт өрә, кәрван бара», – дип, проблемалары хәйран күп булса да, яши килә. Кемнәрдер аңа әҗәл юраган тәкъдирдә дә. Юрыйбыз, тик менә капитализмны нәрсә, нинди иҗтимагый-сәяси формация алыштырырга тиеш, ул сорауга җавап бирә алмыйбыз…

Җирдә яралып, озак дәверләр тереклек иткән һәр җан иясенең үз токымын киләчәктә дә яшәтәсе, дәвам иттерәсе килә. Бөҗәкләрдән башлап, имезүче хайваннарга чаклы. Хәтта үсемлекләр дә яшим дип тырыша – асфальт чаклы асфальтны тишеп чыгып үскән, сап-сары булып чәчәк  аткан тузганакны берничә тапкыр күргәнем, сокланганым булды. Татарда ташны тишеп чыгарлык пассионарлык 470 ел дәүләтсезлектән соң калгандырмы, әйтү кыен. Шунысы тәгаен: куш глобальләшү шартларында безгә үз тырышлыгыбыз гына җитми. Хәлне аңлаучы, ярдәм итүчеләр кирәк. Кануннар, финанслар, исәнлеккә хәер-фатиха бирүчеләр кирәк. Якын араларда булырмы алар?

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү