Кибет ишеге төбендә бер эт ята. Язгы кояш нурларында мәлҗерәп, рәхәтләнеп йоклый ул. Кибеткә керүчеләргә бераз комачауласа да, типкәләп куып җибәрмиләр үзен, әйләнеп узалар. Урам этенең татлы йокысын бүләселәре килми. Хәер, урам эте микән ул? Йолкыш кыяфәтле түгел, йоннары да шоп-шома. Эткә бик әкрен генә: «Шарик, Тузик, Cарбай…» – дип дәшеп карыйм, йоны да селкенми. Димәк, исеме затлыдыр, кайчандыр хуҗасы булгандыр, картайгач: «Инде үз көнеңне үзең күр», – дип урамга куып чыгарганнардыр. Әйтүләренчә, урам этләре уртача 9–12 ел яши, 20 елга хәтле тарта алганнары да бар икән. Кеше гомере белән чагыштырсаң, җиде яшьлек эт җитмештән узган кеше яшендә була. Димәк, без синең белән яшьти дә әле, кем, ни, исемеңне оныттым. Егет чагың булса, кеше аяк астында шулай ваемсыз гына йоклап ятмас идең. Үземнән беләм, соңгы вакытларда мине дә гел йокыга тарта. Ашап алгач бигрәк тә.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, машинамны кабыздым. Двигатель тавышына да сикереп тормады эт. Бер күзен генә ачып үпкәләгәндәй миңа карап куйды. Төшенең иң кызык җирендә уятканым өчен бераз ачуы килде, ахрысы. Гаеп итмә, яшьти, ни дисәң дә, эт – кешенең дусты бит, шуңа күрә сиңа сүз кушасы килеп китте. Кайвакыт эт тормышы белән кеше тормышын чагыштырам да бик күп уртаклыклар табам. Безне хәтта бер үк чирләр интектерә икән, сездә дә кан басымы уйный, күзләрдә катаракта, гомуми психоз, тын кысылу, пес итә алмый азаплану, диабет була, хәтта рак, эпилепсия белән дә авырыйсыз икән. Син дә тормыш көзләренә кереп барасың икән, яшьти. Мин әле махы бирмәскә тырышам, иртә торам, соң ятам, көн саен эшкә йөрим. Ә син күбрәк яту ягын карыйсың, күз карашларыңда – битарафлык. Минем күзләрдә дә шайтан уты уйнамый үзе, ну тормышка гамь бетмәгән әле. Яшь кызларны күрсәм, күңел дә җилкенгәләп куя. Ә сине яшь этләр бөтенләй кызыксындырмый бугай. Әнә кайберләре сиңа карап тора да, койрыгың да селкенмәвен күргәч, китеп баралар.
Әйе, тормышыбызда уртаклыклар күп безнең, яшьти. Бездә – бомжлар, сездә – урам этләре. Без караучысыз калсак, картлар йортына керәбез. Сезнең өчен приютлар эшли. Сез дә – дәүләт кайгыртуында. Әле хокукларыгыз бозылмасын өчен, әледән-әле законнар кабул ителә. Дәүсовет утырышларында хуҗасыз калган, ягъни урам этләре язмышы турында күбрәк тә сөйлиләр әле. Мин моны парламент хәбәрчесе буларак әйтәм. Эт белән кеше арасында аерма шул гына: без – уйлый, фикерли белә торган хайваннар. Сезнең белән исә инстинктлар гына идарә итә. Сез бәхетле, сезнең бернинди борчу-хәсрәтегез юк. Булыр иде, сез борчу-хәсрәтнең ни икәнен белмисез. Сез теләсә кайсы җәмгыятьтә матур гына яши аласыз, ә без – юк. Чөнки бәндә баласы кайчак үзенең юләр уйлары белән яшәешнең ямен җибәрә. Сезнең милләтегез дә юк. Шуңа күрә милләтара ызгышлар, шул нигездә килеп чыккан олы орышлар сезгә янамый. Милләтегез булмагач, телегез дә юк сезнең. Кызык, япон эте Казанга килсә, безнең этләр белән нинди телдә сөйләшер иде икән? Без, татарча белгәч, бөтен төрки дөнья белән аңлаша алабыз, ә япон этләре югалып калырга мөмкин. Мин әле, яшьти, Татарстан этләре, шул исәптән син дә, конечно, ике дәүләт телен дә белми микән дип шикләнәм. Мәсәлән, хәзер сиңа аяк тибеп: «Пошел вон!» – дисәм дә, «Кит әле моннан!» – дип кычкырсам да, шундук торып китәчәксең. Хәзергә кычкырмыйм, йокла. Сезгә – этләргә дә ана теле, ана сөте белән керәдер инде, безгә дә шулай. Ә Дәүләт телләре турындагы закон ана телебезгә мәхәббәтне тагын да ныгыта, аны җил-яңгырдан саклый. Ә сезнең тел – интернациональ тел инде ул. Немец эте дә, француз эте дә, японныкы да «вау да вау, хау да хау» дип өрә, бертөрле үк чиный, шыңшый. Һәм сезнең телне берәү дә кыса, бетерә алмый.
Әйткәннәрем эт тормышын мактавым түгел. Киресенчә, адәм баласы инстинктларга гына корылган тормышта яшәмәсен иде диюем. Эт белән әңгәмә кору, үзенчә, күңел бушату гына инде. Укучы аны «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син дә тыңла» дип кабул итәр.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat