Эш өләшәләр. Кем ала?

Татарстанда бер эшсезгә биш эш урыны туры килә. Республика барыннан да бигрәк төзүче, шәфкать туташы, машина йөртүчеләргә мохтаҗ. Хезмәт базарындагы вазгыять белән бу атнада якыннанрак танышып булачак. Ник дигәндә, 14–15 апрель көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр илкүләм вакансияләр ярминкәсе узачак. Ул эшсезләр өчен генә түгел, эш бирүчеләргә, өлкән сыйныф укучылары өчен дә файдалы булачак, дип ышандыралар. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, бүген республикада 6,9 мең эшсез исәпләнә. Хезмәт базарында аларга 30 мең вакансия тәкъдим итәләр. Сүз уңаеннан, күптән түгел «РИА Новости» агентлыгы эшсезлек күрсәткече буенча Россия төбәкләре рейтингын төзегән. Татарстан анда бишенче урынга чыккан. Узган ел республика халкы эш эзләүгә уртача 3,5 ай вакытын сарыф иткән.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, бүген республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 62,4 процент тәшкил итә. Россия күләмендә бу күрсәткеч – 60,1 процент.

– Бүген Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе шактый түбән. Әмма тынычланырга иртәрәк. Бездә бүген еш кына сорау белән тәкъдимнең тәңгәл килмәве күзәтелә. Ник дигәндә, кайбер районнарда белгече бар – эше юк. Менә дигән эш тәкъдим итәбез дип торган икенче бер җирдә исә, киресенчә, кеше таба алмыйча интегәләр, – ди министр.

Инженер, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, машина йөртүче, программист, штукатурлаучы, ташчы, табиб, шәфкать туташы белән агроном… Эльмира Зарипова Татарстанда иң кирәкле һөнәрләр дип әнә шуларны атый. Ел башыннан бирле кайбер тармакларга эшкә урнашучылар саны арткан.

– Соңгы ярты ел эчендә республиканың төзелеш тармагында тир түгүчеләр саны 10 меңгә артты. Транспорт, сак, сәүдә тармакларында да үсеш күзәтелә. Аерым алганда, сәүдә тармагында эшләүчеләр 4 мең кешегә артты. Нигездә, электрон сәүдә юнәлешендә хезмәт куючы – маркетплейсларда сатучы яки социаль челтәрләрдә эшләүче SMM-менеджер хисабына ирешелгән сан бу, – ди Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренә караганда, соңгы арада IT тармак та җанлана бара. Ә менә су белән тәэмин итү, калдыкларны җыю һәм эшкәртү, торак базары тармакларында хезмәт куючылар саны, киресенчә, кимегән.

14–15 апрель көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр илкүләм вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш тәкъдим итүдән тыш, анда халыкны дөрес итеп резюме төзергә дә өйрәтәчәкләр. Өлкән сыйныф укучыларына исә һөнәр сайларга ярдәм итмәкчеләр.

– «Россиядә эш. Мөмкинлекләр чоры» дип исемләнгән әлеге Россиякүләм хезмәт ярминкәсе 26 мәйданчыкта оештырыла. Ул иртәнге сәгать уннан көндезге бергә кадәр узачак. Казанда яшәүчеләрне Казан дәүләт федераль университетының икенче уку корпусында көтәләр. Анда 300ләп оешма эш урыннары тәкъдим итәчәк, моннан тыш мастер-класслар, һөнәри остаханәләр, яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итүне күздә тоткан чаралар да узачак. Ярминкәгә килүчеләр дөрес итеп резюме төзергә, эш бирүчеләргә дөрес итеп сорау бирергә өйрәнә алачак. Эш бирүчеләргә дә үз оешмалары, эшчәнлекләре турында тәфсилләп сөйләргә мөмкинлек тудырылачак, – ди министр.

Сүз уңаеннан, булган һөнәрен алыштырырга теләүчеләр хәзер яңасын бушлай укып үзләштерә ала. «Демография» илкүләм проекты кысасында халыкка шундый мөмкинлек тудырылган. Билгеле булганча, моңа кадәр әлеге программа нигезендә пенсионерлар гына бушлай укый ала иде. Хәзер бу мөмкинлектән декрет ялындагы яки мәктәп яшенә җитмәгән бала тәрбияләүче әниләр, 35 яшькә кадәрге яшьләр, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр дә файдалана ала.

– Узган ел әлеге программа буенча 9 мең кеше укып чыкты. Шуларның 92 проценты яңа үзләштергән һөнәре буенча эшкә урнашты. Эшкә урнашмаучыларның да сәбәпләре бар. Кемдер авырып киткән, кемдер башка шәһәргә күченеп киткән, – ди Эльмира Зарипова.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: «Татар-информ»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү