Исерек ана – башка бәла. Әти-әниләрне сәрхушлек упкыныннан ничек саклап калырга?

Гаиләдә ир-атның эчүгә сабышуы бер бәла булса, ана кешенең эчә башлавы  икеләтә куркыныч. Шуның аркасында күпме гаилә таркала, балалар ятим кала. Республика наркология диспансерында эчкечелек буенча исәптә торучыларның да дүрттән берен хатын-кызлар тәшкил итә. Газизләре булган әти-әниләрне сәрхушлек упкынына төшүдән ничек саклап калырга?

Республикада бу уңайдан «Аеклык ноктасы» дигән программа эшли. Балалары булган эчкече аналарны һәм аталарны дәвалыйлар, эшкә урнаштыралар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булсалар, балаларын кире кайтарырга ярдәм итәләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш табиб-наркологы Резеда Хәева сүзләренә караганда, проект эшләп килгән еллар дәвамында анда барлыгы 453 кеше дәваланган. Катнашучыларның 82 проценты дәвалау курсын тулысынча узып, туры юлга баскан. 600гә якын баланы ятимлек ачысыннан саклап калганнар.

Әти-әниләрне аек тормышка бастыру максатын күздә тоткан проектка узган елны 110 кеше кабул ителгән.

– Спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында күпме генә чаң каксак та, шактый чаралар күрсәк тә, республикада вазгыять киеренке булып кала бирә. Ел саен якынча 1300 кешене исәпкә алабыз, – диде Резеда Хәева матбугат очрашуында. – Эчкечелек – җитди авыру. Кеше үзе генә түгел, аның туганнары, якыннары, күршеләре, хезмәттәшләре, бөтен тирәлеге авырый. Ә иң куркынычы – эчкече гаиләләрдә балалар зыян күрә. Ятим балаларның 80 проценты  әти-әниләренең хәмер куллануы аркасында шундый хәлдә калган. Бу проблеманы хәл итү өчен, республикада эчкечелекне дәвалауның комплекслы программасы булдырылды.

«Ир эчсә – мунча, хатын эчсә – йорт яна», – ди халык. Ни кызганыч, республикада эчкечелек буенча хатын-кызлар да ирләрдән калышмый икән. Бүген Республика наркология диспансерында эчкечелек буенча исәптә торучыларның да дүрттән берен хатын-кызлар тәшкил итә. Тагын да аянычрагы – әлеге аналар тәрбиясендә балалары үсә, алар иза чигә. Шайтан суы белән акылы томаланган анага гаилә дә кирәкми, анда бала кайгысы да юк. Шуның аркасында аналык хокукыннан мәхрүм итәләр, сабыйларны гаиләдән тартып алалар. Республикада гамәлгә ашырылучы «Аеклык ноктасы» проекты шешә белән дуслашкан хатын-кызга төрле яклап ярдәм күрсәтүне күздә тота. Теләк кенә булсын.

– Озак вакыт дәвалана алмаган хатын-кызларның тормышка кызыксынулары артуын, хәмергә тартылулары кимегәнен күрәбез. Хәзерге вакытта проектта катнашучыларның барысы да реабилитация чараларын узды, диспансер күзәтүе астында торалар. Хатын-кызлар тышкы һәм эчке яктан үзгәрәләр, аларда аек яшәү рәвеше формалаша, балаларны тәрбияләүгә кызыксынулары арта. Әлеге проект ярдәмендә күп кенә гаиләләрне саклап кала алдык, балалар ятим калмады. Уртак эш киләчәктә дә нәтиҗә китерер дип өметләнәм, – диде республиканың баш наркологы.

Хәмергә бәйлелекне дәвалаудан тыш, пациентларга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтелә. «Безнең төп бурыч – гаиләләргә барлык проблемаларын хәл итәргә булышу», – ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. Узган елда проект ярдәмендә 61 кеше эшкә урнашкан, 42 гаилә социаль түләү һәм пособиеләр алуга ирешкән, 34 бала балалар бакчаларына урнаштырылган. Моннан тыш, 215 бала өстәмә белем алган, 79 балага лагерь һәм шифаханәләргә юлламалар бирелгән.

–  Мондый ярдәм чаралары авыр хәлдә калган гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Балалар әти-әниләрен, ә әти-әниләр балаларын  яхшырак аңлый башлады. Ә иң мөһиме – приютларда булган 29 бала үз гаиләләренә кайтарылды. Минемчә, бу – безнең зур җиңү. Эчкечелек – бик зарарлы гадәт, кеше кабат эчеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бу гаиләләрне күзәтүсез калдырмыйбыз, – диде Юлия Абдреева.

Ләйсән Сафина

Фото: progoroduhta.ru


Фикер өстәү