БАДларның сәламәтлеккә куркыныч белән янавы ачыкланган.
Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин 12 яңа анаболик һәм психостимуляторны сатуны тыюны күздә тоткан карарга кул куйган. Препаратлар көчле тәэсирле матдәләр исемлегенә кертелгән. Аларның законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы каралган дип яза ТАСС.
Шулай итеп, исемлеккә 7 анаболик стероид: атаместан, андростандион, 6альфа-метил-андрост-4-ен-3,17-дион,тестолактон, трендион, форместан һәм хлорметиландростендиол эләккән. Бирегә 4 психостимулятор: ареколин, ДМБА, октодрин һәм 2-фенилпропан-1-амин да өстәлгән. Исемлектә шулай ук үсеш гормоны фрагменты — HGH Frag 176-191 урын алган.
Россия Эчке эшләр министрлыгында аңлатып үтелгәнчә, “идән астында” эшләнгән анаболиклар һәм психостимуляторларның шушы яңа төрләре БАДлар составына керә. Алар махсус интернет-кибетләрдә һәм социаль челтәрләрдә актив төстә сатыла.
Мондый БАДларга көчле тәэсирле матдәләрнең “кара базары”нда ихтыяҗ бик зур. Препаратларны чит илләрдә дә, Россиядә дә төрле брендлар белән законсыз рәвештә ясыйлар. Димәк, аларны кулланучы спортчыларның, шулай ук гади кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat