Мамадышта ярминкәләр авылларда да үтәчәк

Бу хакта үзенең социаль челтәрләреендә район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итә. Әлегә алар беренче ярминкәне Шәдче авылында уздырганнар. Әлеге җирлек 7 авылны берләштерә. Биредә1 меңгә якын кеше яши.

– Әлеге ярминкәгә кеше күп килде. Бик матур үтте. Уйлаштык та, башка авылларда да үткәрергә кирәк икән дигән фикергә килдек, – ди район башлыгы.

Ярминкә җыр-биюләргә үрелеп барган. Мамадыш үзешчәннәре халкын ял иттерсә, уңган эшмәкәрләр сыйфатлы ризык алып килгән. Монда Мамадыш эшмәкәрләреннән кала, Әтнә, Казан, Биектау, Нократ Аланнан да килгәннәр. Халык ашлык, салам, печән, казылык, май, балыкларын яратып алган. Кул эшләнмәләре дә тиз сатылып беткән. Галош һәм резин итекләрне дә яратып алганнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү