Явым-төшем юк.
Гидрометеоүзәктән хәбәр ителгәнчә, иртәгә – 14 апрельдә Татарстанда явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +8 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -4+1.
Шимбә – 15 апрельдә дә явым-төшемсез, аз болытлы һава фаразлана. Секундына 15-20 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәрелсә, төнлә -6…-1, көнчыгыш районнарда бөтенләй дә -9 градуска кадәр төшәчәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстан урманнарында янгын куркынычының югары булуы турында кисәтелде. 13-20 апрельдә республикада дүртенче класс янгын куркынычы көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat