Россиядә грипп һәм ОРВИ сезоны тәмамлана. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова “НТВ” хәбәрчесенә белдергән.
Роспотребнадзор башлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының быел коронавирус пандемиясенең тәмамланачагы турында фикере белән килешми. “Барысы да төгәлләнеп, ниһаять. тынычланып яши башлаячагыбызны көтүне аңлыйм, әлбәттә. Ләкин бу фикер белән килешмим. Грипп һәм ОРВИга килгәндә, аларның сезоны тәмамлануын күреп торабыз. Ләкин бик тиз түгел. Бер атна эчендә чирләүчеләр нибары 2,8 процентка кими”, – дигән Попова.
Исегезгә төшерәбез: 4 апрельдән Татарстанда грипп һәм ОРВИ буенча барлык чикләүләр (чирләүчеләр арту сәбәпле, узган елның декабрендә кертелгән иде) алынды. Медицина оешмаларында, тәүлек әйләнәсе эшли торган мәгариф, социаль учреждениеләрдә битлек режимы бетерелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat