Россиядә өстәмә бер көн ял барлыкка килергә мөмкин

Дәүләт Думасына тиешле закон проекты кертелгән.

Дәүләт Думасында Пасхадан соң килүче дүшәмбене ял көненә әйләндерергә тәкъдим иткәннәр. ЛДПР фракциясе депутатлары Россия парламентының түбәнге палатасына тиешле закон проекты керткәннәр.

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге Пасханы – православиенең дини бәйрәмен билгеләп үтә. Шуңа күрә түрәләр бәйрәмнән соң килүче көнне ял көненә әйләндерергә тәкъдим итмәкче дә инде.

Закон проекты авторларыннан берсе фикеренчә, Пасхадан соң дүшәмбе көнне ял итү православие динендәгеләрнең тарихи тридицияләрен ихтирам итү, шулай ук дәүләтнең ил тарихында православие тоткан аерым бер рольне тану билгесе булачак.

Шул ук вакытта ел дәвамында эш көннәренең гомуми саны үзгәрмәячәк. Февраль яки май бәйрәмнәрендәге өстәмә ялны Пасхадан соң килүче дүшәмбегә генә күчереп булачак, дигән фикердә депутатлар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү