Рөстәм Миңнеханов Минскның 407 нче граждан авиациясе заводы производствосын карады

Татартсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскның 407 нче граждан авиациясе заводы производствосын карады.

Предприятиедә Россия авиация техникасын ремонтлау буенча эш дәвам итә. Монда Ту-134, ЯК-40, ЯК-42 ремонтлау буенча традицион юнәлеш саклана.

Моннан тыш, завод базасында көнбатыш техникасына хезмәт күрсәтү буенча аерым компетенция үзәкләре (Boeing, Airbus) булдырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү