Казанда узачак «Динамо» спорт уеннарында 76 төбәк һәм 4 илдән 2,5 мең кеше катнашачак

Июньдә Казанда тагын бер зур спорт чарасы көтелә. «Динамо» спорт уеннарына физик культура һәм спорт җәмгыятенең 76 төбәктәге оешмалары һәм 4 илдән спортчылары – барлыгы 2,5 мең кеше җыелачак. Әлеге спорт бәйрәме җәмгыятьнең 100 еллык юбилеена багышлана.

Татарстандагы «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин әйтүенчә, ярышлар 11 төр буенча узачак. 15–21 июнь көннәрендә Казанда пистолет һәм автоматтан ату, җиңел атлетика, самбо, йөзү, мини-футбол, волейбол һәм спорт төрләрендәге осталар үз көчен күрсәтәчәк.

«Динамо»ның юбилее исә киләсе атнада – 18 апрельдә билгеләп үтелә. Мәскәүдә узасы тантанага Татарстан вәкилләре дә бара. 12 июнь – Россия көнендә Казанда да юбилей уңаеннан чаралар көтелә. Аңа кадәр Татарстан башкаласында кинофестиваль узачак. «Динамо ул – профессиональ спортчылар гына түгел. Әлеге җәмгыять ветераннарны да, балалар спорт мәктәпләрен дә, хәйриячелек хәркәтен, башка юнәлешләрне дә колачлый. Шуңа күрә безгә тарихны сакларга, традицияләрнең кадерен белергә кирәк», – ди Россиянең атказанган тренеры, «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» һәм «Чиксез спорт» проектлары төбәк координаторы Ольга Павлова.


Фикер өстәү