Рөстәм Миңнеханов Эдуард Хәйруллинның әнисенең кайгысын уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эдуард Хәйруллинның үлүенә бәйле рәвештә әнисе Алевтина Хәйруллинаның тирән кайгысын уртаклашты.

«Бик яхшы кешенең, танылган журналист һәм оста җитәкченең дөньядан китүе белән килешергә мөмкин түгел, аның профессиональ багажында илнең төп телеканалларында күпьеллык эш тә, туган республикадагы төрле җаваплы урыннарда намуслы хезмәт тә», — диелә телеграммада.

ТР җитәкчесе Хәйруллинның талантын,  киң белемен һәм актив тормыш позициясен билгеләп үтте. Алар аның иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегендә, якты һәм әһәмиятле мәдәни проектларында чагылды.

«Аны белгән һәм аның белән эшләргә насыйп булганнарның барысының да хәтерендә ул якты, интеллигент һәм рухи бай, актив шәхес булып калачак», — дип билгеләде Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, танылган журналист һәм ТР Президентының элеккеге матбугат сәркатибе 14 апрельдә 55 нче яшендә вафат булды.

54 яшендә Эдуард Хәйруллин вафат булган

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү