Әсгать Сәфәров: Эдуард Хәйруллин — үз эшенең зур профессионалы иде

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Эдуард Хәйруллинның әнисе, хатыны һәм балаларының кайгысын уртаклашты.

«Хөрмәтле Алевтина Михайловна! Сезнең улыгыз Эдуард Фәрид улы Хәйруллин — медиаөлкәнең иң лаеклы вәкилләренең берсе һәм үз эшенең зур профессионалы, үзенчәлекле һәм чиксез талантлы кеше иде», — диелә телеграммада.

Сәфәров Хәйруллинның озак еллар дәвамында журналистиканы, күпсанлы тикшеренүләрне, мәгърифәтчелек һәм иҗтимагый эшләрне дәүләт хакимияте органнарында җаваплы вазифалар белән бергә алып баруын искәртте.

“Ышанам ки, Эдуард Хәйруллин турындагы истәлек аның күпсанлы хезмәтләрендә — уникаль фотоэшләр, тарихи китаплар һәм видеоэкскурсияләрдә мәңгегә калачак”, — дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, танылган журналист һәм ТР Президентының элеккеге матбугат сәркатибе 14 апрельдә 55 нче яшендә вафат булды.

54 яшендә Эдуард Хәйруллин вафат булган

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү