Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме белән котлады

Пасха бәйрәме уңаеннан

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

КОТЛАВЫ

 Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Тантаналы Пасха бәйрәме кешеләрдә якты һәм нечкә хисләр уята, бу көннәрдә аларның йөрәгендә рухи камиллеккә, шәфкать һәм гаделлеккә омтылыш аеруча арта.

Православие динен тотучылар христианлыкның мең еллык традицияләре, уртак бөек тарихыбыз белән бәйләнешне бүген ачыграк тоя, ата-бабалар мирасы – борынгы какшамас рухи-әхлакый хәзинәләрне, йолаларны күңелләренә тирәнрәк сеңдерә бара.

Россия кичергән хәзерге катлаулы чорда җәмгыятьтә үзара ихтирам һәм шәфкатьлелек идеалларын, матур киләчәккә ышанычны тагын да көчәйтү гаять мөһим.

Республиканың дини тормышындагы күп еллар дәвамында без шаһиты һәм катнашучылары булган күркәм вакыйгалардан берничә тарихи юбилей игътибарны бигрәк тә җәлеп итә. Шул уңайдан бу ел да бик истәлекле: илдәге иң борынгы дини белем бирү учреждениеләренең берсенә – Казан дини семинариясенә 300 ел тула. Бу күренекле датаны бәйрәм итү милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту эшенә зур өлеш кертер дип ышанам.

Сезгә, кадерле дуслар, бәйрәм көннәрендә рухи күтәренкелек, барлык хәерле эшләрегездә уңышлар, тынычлык, сүрелмәс яшәү дәрте, игелек һәм иминлек телим. Пасха нурлы һәм  сөенечле булсын!

 

Татарстан Республикасы 

                Рәисе                                                                            Р.Н. Миңнеханов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү