Бу мәсьәләне хәл кылуны социаль эшмәкәрлек үз өстенә алачак.
Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты башлыгы Андрей Кутепов закон проекты эшләгән. Аның нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны социаль эшмәкәрлек өлкәсендә эшкә урнаштыру өчен социаль яктан аз якланылган кешеләр исемлегенә кертү күздә тотыла. Бу хакта ТАСС яза.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, кешеләрнең һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл кылуга ярдәм итәрдәй файдалы максатка ирешү социаль эшмәкәрлекнең бурычы булып тора.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның хатыннарын югары уку йортларында бушлай укыту тәкъдим ителде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat