Газ шартлаудан сигез бала зыян күргән

Медикларга барлыгы 12 кеше мөрәҗәгать иткән.
Казахстанның Яңа Үзән (Жанаозен) шәһәрендәге тулай торакта газ шартлаган. 12 кеше, шул исәптән 8 кешенең зыян күрүе мәгълүм. Бишесе хастаханәгә озатылган. Аларның хәле әйбәтләнә.

Хәрабәләр астыннан 1994 елгы ир-егетның мәете тартып чыгарылган. 2000 елгы хатын-кыз коткарылган. Хәрабәләрне чистарту дәвам итә. Шартлау булган урында 30дан артык техника, 300ләп коткаручы, шул исәптән кинологлар эшли, дип яза KazanFirst. Коткару операциясендә медиклар, Росгвардия, полиция, җирле башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре катнаша.


Фикер өстәү