Сәнгать, Архитектура һәм дизайн яратучылар Казанда булачак яңа иҗтимагый киңлек өчен идеяләре белән уртаклаша алачак. Казанның Островский урамындагы 11 нче йортта, ( «Алдынгылар хәрәкәте» йорты), лекторий һәм кофейнясы булган яңа мәйданчык барлыкка киләчәк. Хәрәкәт иҗтимагый киңлек өчен дизайн воркшопын эшли башлый. Чара ABAU бюросы җитәкчесе Руслан Гыйльманов кураторлыгында узачак. Яңа локация концепциясе Тукай иҗатына, әдәбиятка һәм милли мәдәнияткә багышланачак.
Яңа мәйданчыкны бизәү өчен яшүсмерләрне һәм яшьләрне катнашырга чакыралар. Барлык катнашучыларны 3 этап көтә:
• Онлайн форма буенча сайлап алу (https://forms.yandex.ru/u/6439b002c417f30fa75d7197/).
• Экспертлар лекцияләре белән сессия. Әйтик, бу чарада Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин , URBANTATAR берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
• «Габдулла Тукай хәзер нинди булыр иде?» темасына авторлык арт-композицияләр булдыруга багышланган воркшоп.
Воркшопка гаризалар 21 апрельгә кадәр кабул ителә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat