Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Молдавиягә кертмәгәннәр

Молдавия хакимиятләре “Ак Барс” холдингы башлыгы Иван Егоровны да, кулай булмаган кеше, дип таныган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны, кулай булмаган кеше, дип, Молдавиягә кертмәгәннәр. Республика Рәисе Гагаузиягә “Халыклар дуслыгы – 2023” халык дипломатиясе конгрессына барырга җыенган булган, дип яза KazanFirst.
– Кызганычка, Молдавия хакимиятләре безне, кулай булмаган кешеләр, дип таныган. Шуңа күрә без конгресста катнаша алмыйбыз, – дип белдергән Татарстан Рәисе.
Гагаузиягә аның белән “Ак Барс” холдингы башлыгы Иван Егоров та барасы булган. Молдавия хакимиятендәгеләр аны да, кулай булмаган зат, дип таныган. Аларның самолеты Кишиневтан кире Россия тарафына кузгалган инде.


Фикер өстәү