Чаллының “ТЭМПО” ашханәсендә эшчеләр тагын агуланган

Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.
Чаллы шәһәренең “ТЭМПО” предприятиесе ашханәсендә янә эшчеләрнең күпләп агулануы теркәлгән. Бу хакта KazanFirst хокук саклау органнары мәгълүматларына таянып яза.

Аларның әйтүенчә, тикшерүчеләр кулланучыларның иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгаткан. Әлегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп туган хәл буенча бернинди дә рәсми аңлатма бирмәгән. Тикшерү алып барыла.
Исегезгә төшерәбез: узган елның 31 октябрендә Чаллы шәһәр суды “ТЭМПО” ашханәсен, эшчеләрнең агулануы сәбәпле, 90 тәүлеккә япкан иде. Анда саклау вакыты чыккан продуктлар тапканнар. Өстәвенә склад һәм производство бүлмәләренең пычрак булуы, аш-су әзерләү технологиясенең бозылуы, савыт-сабаның да тиешенчә юылмавы ачыкланган.


Фикер өстәү