Әлегә Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон повесткаларның җибәрелмәвен аңлатканнар

Повестканы юллау ысуллары Хөкүмәт карары белән билгеләнергә тиеш. Әмма ул кабул ителмәгән әле.
Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында белдерелгәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша повесткалар җибәрүгә нигезләр юк әле. Ведомствода аңыклап үтелгәнчә, хәрби учетны цифрлаштыру турында законда повесткаларның шушы портал аша юлланылачагы күрсәтелмәгән.

Повесткалар җибәрүнең тиешле ысулын Хөкүмәт үзенең аерым карары белән расларга тиеш. Әле ул кабул ителмәгән.

Министрлыкта әйтүләренчә, закон әлегә хәрби учетка кую, чикләү чараларын куллану һәм алу турында хәбәрләр җибәрү, шулай ук повесткалар реестрындагы (әлегә булдырылмаган) мәгълүматлар белән танышу өчен генә Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалануны күздә тота.

Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларны юкка чыгаруның армиядә хезмәт итүдән качу булып тормавы да искәртелгән.


Фикер өстәү