Фермерларга – яшел ут. «Агротуризм юнәлеше уңышлы булуына өметләнәм»

Тәвәккәлләргә бервакытта да соң түгел! Хуҗалыгын агротуризм юнәлеше буенча җәелдерергә ниятләүче Балтач районының Салавыч авылы егете Азат Борһанов сүзләре бу. Узган ел ул, юл төзелеше тармагына бәйле эшен калдырып, кош-кортлар алып, авылга кайтып төпләнергә карар кылган.

Хәзерге вакытта Азат эшчәнлеген шәхси хуҗалык башлыгы буларак алып бара, киләчәктә фермер булырга әзерләнә. Ямь-яшел болында йөрүче йөзләгән сарык, унлап сыер, кәҗә, кош-корт һәм шунда ук халыкка кереп ял итәр өчен зур булмаган авыл йорты. Үзенең туристлык утарын Азат әнә шулай күзаллый. Хәер, тәвәккәл егет моның белән чикләнеп калырга теләми. Киләсе елларда биредә үк барысы да: сыры да, колбасасы, эремчеге, каймагы да эшләнәчәк.

– Әлеге вакытта мин басу өчен җир рәсмиләштереп йөрим, – ди ул. – Киләчәктә кунаклар шушында килеп ял итә алачак. Биредә үк яңа гына эшкәртелгән иттән шашлык кыздырып ашау мөмкинлеге дә булачак. Сентябрь аенда Агростартап программасында катнашыр өчен, гариза тапшырырга ниятлим.

Азат Борһанов әйтүенчә, туристлык хуҗалыгы ике юнәлештә эшләячәк. Бер өлешендә авыл, район кешеләре туганнары, гаиләләре, дуслары белән килеп ял итсәләр, бераз читтәрәк вип-зона булдырылачак.

– Үзенчәлекле музей да булачак. Анда XVII гасыр башыннан алып җыелган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Аларның күпчелеген булдырдым да инде. Моннан тыш, мини-зоопарк оештырырга уйлыйм. Күлдә хәтта аккошлар да йөзәчәк, – диде ул.

Киләчәктә эш урыннары да тәкъдим итмәкче Азат.

– Районда агротуризм юнәлеше буенча эшләүчеләр булса да, бик сирәк. Мин моның уңышлы булуына өметләнәм. Күпчелек кешенең хәзер ял итәр өчен чит илләргә барырга мөмкинлеге юк. Акчасы булса, вакыты табылмый. Ә биредә ул гаиләсе белән рәхәтләнеп ял итеп китә алачак. Зур терлек, куян ите, йомырка, сөт, эремчек, каймак, сыр – барысы да үзебездә булачак. Ферманы зурайту турында уйламыйм, иң мөһиме сыйфатка эшләргә телим, – ди ул.

Шунысын да әйтергә кирәк: Азат Борһанов – Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россельхозбанкның уртак проекты булган «Фермер мәктәбе» укучысы. Шушы көннәрдә ул, мәктәпнең иң яхшы укучысы буларак, кулына сертификат алды. Быелгы проектта «Терлекчелек» һәм «Кошчылык» юнәлеше буенча 40 укучы катнашкан.

– Мәктәп миңа күп яңалык бирде. Бизнесның нечкәлекләренә өйрәнүдән тыш, кызыклы кешеләр белән таныштык, уңышлы эшләп килүче фермаларны күрдек, – диде Азат.

Шулай итеп, «Фермер мәктәбе»нең өченче чыгарылышы булды. Иң яхшылар дип билгеләп узылган тагын ике укучы проектларын кошчылык юнәлеше буенча яклаган. Беренче чыгарылыш студентлары да сынатмый: бүген алар эшчәнлекләрен уңышлы алып бара. Әйтик, Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында яшәүче Татьяна Кирова зур хуҗалыгында тавыклар, күркәләр, мисыр тавыкларын, фазаннар, казлар, сарыклар, кәҗәләр һәм атлар үрчетә.

Татьяна Кирова әйтүенчә, аның һәр сәгате санаулы. Инкубаторда чебиләр чыгару, терлекләрне ашату, сарайларны җыештыру, йомыркаларны җыеп алу булсынмы – барысына да эшмәкәр ханымның ныклы контроле кирәк. Әлеге вакытта «Светлая ферма» фермер хуҗалыгы терлек һәм кош-кортларны үрчетү белән генә түгел, ә итләрне эшкәртү белән дә шөгыльләнә.

– Башта мин итне сатып кына җибәрермен дип уйлаган идем, тик тора-бара эшкәртүгә күчтем. Ярымфабрикатлар ясый башладым, хәзер инде продукцияне Мәскәүгә кадәр алып китәләр, – ди ул.

Хәзерге вакытта фермер 60ка якын төрдәге продукция җитештерә. Һәм үзенең уңышларында «Фермер мәктәбе»нең дә өлеше зур дип саный.

– Әлеге уку минем фикерләвемне тулысынча үзгәртте, – ди Татьяна Кирова. – Анда мин өстәмә белем алып, аларны эшчәнлегемдә кулландым, бөтенләй башка төрле уйлый башладым. Укудан соң беренче чиратта сыйфат артты, ә сан инде шуңа ияреп үсте. Остазлар белән казларны үстерү ысулларына кадәр өйрәндек. Нәтиҗәдә, «Фермер мәктәбе»нә кадәр сезонга 50 баш каз үстерсәк, укудан соң аларның санын 260 башка кадәр җиткердек. Моннан тыш, сөтчелек-итчелек тармагын да өйрәндем, киләчәктә бу белемнәрем сарыклар һәм кәҗәләр үрчетер өчен кирәк булды. Проектта катнашкан башка фермерлар белән дә һәрдаим элемтәдә торабыз. Киләчәктә, бәлки, барыбыз да берләшеп, авыл хуҗалыгы кооперативы да булдырырбыз, дип өметләнәм.

Зөһрә Садыйкова

Фото шәхси архивтан


Фикер өстәү