18 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Кырым белән Россия кушылган көн

9 ел элек, 2014 елның 18 мартында  Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен Россия составына кушу турында килешү имзалана.  Документка Россия Президенты Владимир Путин,  Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе Сергей Аксенов һәм  Севастополь шәһәр идарәсенең тормыш эшчәнлеген яхшыртуны оештыру буенча координация советы рәисе Алексей Чалый кул куя.

Кырым Республиасы белән Севастополь шәһәре Россия Федерациясенең 84 нче һәм 85 нче субъектлары булып рәсмиләштерелә.

 

Ачык космоска чыгу

58 ел элек (1965) космонавт Алексей Леонов дөньяда беренче тапкыр  ачык космоска чыга. Ул һавасыз пространствода 23 минут 41 секунд була, шуның 12 минут 9 секунды – «Восход-2» корабленнән читтә.

 

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне

1982 елда Һәйкәлләрне саклау буенча халыкара берәшмә инициативасы белән гамәлгә куела. Россиядә бүген 150 меңгә якын федераль һәм төбәк билгеләнешендәге мәдәни мирас объектлары исәпләнә.

 

Бөтендөнья радио яратучылар көне

Бу көн дөньядагы 150 дән артык илдә билгеләп үтелә. 1925 елның нәкъ менә 18 апрелендә Парижда радиоэлемтә белән шөгыльләнүче халыкара берлек төзелә.

 

Беренче гармунчылар ансамбле

1936 елның 18 апрелендә беренче татар гармунчылар ансамбле пәйда була. Ул 25 кешедән тора һәм Кызыл Армия йортында (хәзерге Казан ратушасы) урнаша. Ансамбльнең идеологы – Фәйзулла Туишев, ул вакытта бөтен Россияне әйләнеп кайткан, Кытайда, Япониядә, Монголиядә, Кореяда, Көньяк Америкада уйнаган беренче профессиональ татар гармунчысы. Туишев беркайчан да профессиональ уйнарга өйрәнмәгән, шул ук вакытта аның талантын Федор Шаляпин да таный.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү