Башкортстанның Ярмәкәй районы Искешах авылында гомер итүче Флүзә Хәлиуллина теплицасында кыяр өлгергән. Беренчеләреннән авыз да иткәннәр инде.
– Кыярны ел да утыртабыз. Быел теплицабызны кечерәйттек тә әле. Былтыр иртә утыртылган иде, шуңа күрә 1 апрельдә беренче кыярларны ашаган идек. Быел соң утыртабыз дип, 4 мартта гына орлыкларын чәчеп, теплицага 29 мартта утырттык. Һәм менә 16 апрельдә кыярын өзәрлек булдылар, – ди Флүзә апа. – Без өч ел инде Бьерн F1 сортын утыртабыз. Ул чиргә дә тиз бирешми, тәме дә тәмле, тиз картаймый да. Теплицабыз зур түгел, агач ягып җылытыла торган миче бар. Бер почмагына, бүлеп, 15 төп помидор утырттык. Бүлеп, чөнки помидорга үтәли җил (сквозняк) кирәк, ә кыяр җылы ярата. Хризантемалар да күпләп үрчетәм, артыгын сатам. Бүген 40лап төре бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat