«Кызамык – яшен тизлегендә таралучы бик мәкерле һәм куркыныч чир»

Янәшәбездә яшәүче күпләр кызамыкка каршы торырга әзер түгел. «Гемотест» лабораториясе белгечләре шулай дип чаң суга. 17 мең кеше арасында тикшеренү уздырганнан соң аларның 72 процентында кызамыкка каршы торырлык иммунитет юклыгын ачыклаганнар. Әлеге төркемгә бу чир белән бер тапкыр да авырмаган яки кызамыкка каршы прививка ясатмаган кешеләр керә, ди белгечләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов бу тикшеренү нәтиҗәләренә шикләнеп карый. Ник дигәндә, ул әлеге чиргә каршы антитәнчекләр барлыгын ачыклау өчен анализ тапшырган кешеләр арасында гына уздырылган.

– Әмма шунысы бәхәссез: кызамык – яшен тизлегендә таралучы бик мәкерле һәм куркыныч чир. Хәтта коронавирус та шулкадәр тиз йокмый. Кызамык йоктырган кеше белән аралашкан булсаң, 100 процент очракта үзең дә авырыячаксың. Әлеге чирдән ниндидер махсус дарулар, битлек ярдәмендә дә саклана алмыйсың. Хәтта өйдән чыкмыйча качып утыруның да файдасы булмаячак. Ник дигәндә, кызамык хәтта вентиляция юлы буенча да бик тиз таралырга сәләтле. Күпфатирлы торак йортта бер кеше кызамык йоктырган булса, ул йортта яшәгән бар кешегә дә шул чирне йоктыру куркынычы яный дигән сүз. Шуңа күрә әлеге чирдән фәкать вакцина ярдәмендә генә сакланып була, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Лопушев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда кызамык йоктыруның 30 очрагы теркәлгән. Тагын 30 кешенең анализ нәтиҗәләре әлегә әзер түгел. Соңгы тапкыр әлеге чир Универсиада авылында яшәүче студент кызда ачыкланган иде.

– Илкүләм прививкалар календаре буенча, 55 яшькә кадәр кешегә кызамыкка каршы ике прививка ясалган булырга тиеш. Ул аңа гомере буена җитә. Бу прививкалар документ нигезендә теркәлгән булырга тиеш. Юкса еш кына: «Миңа балачакта кызамыкка каршы прививка ясалган булган инде, әни шулай дип әйтте», – ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу – ялгыш фикер. Әгәр кеше үзенә кызамыкка каршы прививка ясалганмы-юкмы икәнлекне төгәл белмәсә, ул моңа тәгаен инаныр өчен эхинококка IgG антитәнчекләр анализы тапшырырга тиеш. Әгәр кешенең бу чиргә каршы иммунитеты юк икәнлеге ачыкланса, аңа кызамыкка каршы ике прививка ясатасы булачак. Ике прививка арасында өч ай вакыт үтәргә тиеш, – ди баш эпидемиолог.

Кызамыкка каршы прививка, иң беренче чиратта, балаларга ясалырга тиеш, дип саный ул. Ник дигәндә, алар бу чирне авырданрак уздыра. Авырып терелгәннән соң да җитди өзлегүләр күзәтелергә мөмкин.

– Кызамык белән авырганнан соң, өлкәннәрдә пневмония башланырга мөмкин. Балалар өчен хәлләр тагын да аянычрак тәмамлануы бар. Ник дигәндә, кызамык аркасында баланың баш мие тулысынча ялкынсынырга (панэнцефалит) мөмкин. Иң куркынычы шул: әлеге чир бала кызамык белән авырып терелгәннән соң биш еллап вакыт узгач кына пәйда була. Бала начар укый, баш авыртудан зарлана башлый. Авыру торган саен көчәя генә. Ата-ана эшнең нидә икәнен аңлый алмыйча тилмерә. Ахыр чиктә, бала инвалид ук калырга мөмкин. Ул нәкъ инсульт кичергән кеше кебек хәрәкәтләнә, сөйләшә алмый башлый, башы эшләми. Шуңа күрә балаларга иң беренче чиратта кызамыкка каршы прививка ясалырга тиеш, – дип кисәтә Дмитрий Лопушев.

11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова сүзләренә караганда, кызамык күбрәк 2–5 яшьлек балалар арасында ачыклана.

– Кызамык еш кына гадәти ОРВИ кебек башлана. Шуңа күрә баштарак табиб аны төгәл ачыклап бетермәскә дә мөмкин. Беренче көннәрдә бала ютәлли, тамагы авырта, борынга томау төшә. Аны бизгәк тотарга, күзенә конъюнктивит чыгарга да мөмкин. Әмма кызамык башлануның дүртенче көнендә тәнгә кызыл тимгелләр чыга башлый. Ул тиз арада тарала, артканнан-арта бара. Баштан алып аяк бармакларына кадәр кызыл тимгелләр чыга. Бала коңгырт кызыл төскә керә. Тәнгә тимгел чыкканда баланың температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Ул яктылыктан курка башлый. Дүрт көн дәвамында баланың температурасы бик югары була. Аннары тимгелләр акрынлап кими, – ди табиб. – Тимгелләр бетеп, баланың хәле тиз арада уңайланса, ярый да. Әмма авырып терелгән балада еш кына бик җитди өзлегүләр дә күзәтелә, ди табиб. Андый чакта менингит башланырга, аякларны көзән җыерырга мөмкин. Кызамык бөерләргә дә бәрә. Анысы бигрәк тә куркыныч. Ник дигәндә, ул үлем-китемгә үк китерергә мөмкин. Балада кызамык билгеләре күзәтелүгә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: smartik.ru


Фикер өстәү