«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Изге ай әле тәмамланмаса да, «Зәкят” хәйрия фонды битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 450 аз керемле гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште, Татарстанның 34 мәчетендә һәм мәдрәсәсендә 3840 мохтаҗ өчен ифтар мәҗлесләре оештырды һәм 20 авыру баланы дәвалау өчен акча җыйды. Шулай ук мохтаҗлар өчен “Ханума” кафесыннан ифтар җыелмалары таратылды.

Һәркем хәйрия марафонында катнаша һәм ярдәм кирәк булганнарга акчалата булыша ала.


Фикер өстәү