Бәяләр тешли генә түгел, чәчләрне үрә торгыза

Дөньякүләм ягулык бәяләренең төшүе Россия өчен ни аңлатуын һәркем белә. Без болай да рецессия шартларында яшибез. Түбәнюнең процентлары зур булмавын уңышка саныйбыз. ОПЕК+ карарыннан соң нефть бәяләренең күтәрелүе шатландырган иде.

Әмма башка «кара алтын» хуҗалары үз товарларын кыйммәткә сатканда, без алай ук кинәнә алмыйбыз шул. Санкцияләрнең ролен никадәр киметеп күрсәтергә тырышсак та, алар эшли һәм Россия икътисадына зыян сала. Әйе, Россия нефте дә кыйммәтләнде соңгы атналарда, әмма саннар алай ук куанычлы түгел. Федераль Финанс министрлыгы мәгълүматлары 15 марттан 14 апрельгә кадәр аралыкта Urals маркасының бәясе 51,15 долларга җитүен күрсәтә. Аннан алда Россия нефте уртача 50,8 долларга сатылган. Күрәбез, «түшәм» бәягә дә менеп җитеп булмый әле. Безне, Япония Россия нефтен кыйммәткә ала, дип сөендергәннәр иде, әмма японга сатылган нефтьнең күләме шулкадәр: черки томшыгы кадәр генә. Бензинны кыйммәткәрәк сату җаен тапканнар Мәскәүдә шулай да. Нафтага кушып, шуның исеме белән саталар икән. Болай эшләгәндә, бәясе «түшәм» бәядән кыйммәткәрәк чыга. Бу инде сер булудан туктады, димәк, озакламый ул юлны бикләрләр.

Углеводород табышы кимегәндә, ил икътисадын ничек алга этеп була? Башка тармакларны үстереп. Икътисадны алга өстери торган төп тармак – төзелеш. Бар дөньяда бу шулай. Шуңа күрә торак төзелешен үстерү өчен җитәкчеләр барын да эшләргә тырыша. Өстенлекле кредит бирү юлы аша башкарыла ул. Төзелеш арту бик күп заводларны эшле итә. Бу – шиксез. Әмма күпме генә этәргә тырышсалар да, тармак торгынлык һәм түбәнәю этабына кереп бара. Беренче кварталда цемент җитештерү 8 процентка кадәр кимегән. Бу өч-дүрт цемент заводының туктавына тиң икән. Дөрес, альтернатив технологияләр куллану да цементка ихтыяҗны киметкән. Ләкин башка төзелеш материалларына да бәяләр төшүен искә алганда, куллану кимүен чамалый алабыз. Торак йортларны сату кыенлаша. Кайбер шәһәрләрдә ихтыяҗ ике урынлы саннар белән кими. Кимемәс иде, бәяләр тешли генә түгел, чәчләрне үрә торгыза. «Российская газета»ның телеграм-каналы күптән түгел генә Мәскәүдә 7,6 кв. метрлы студия сатылуын хәбәр итте. Эт оясы кадәр шул торакның бәясе – 4,15 миллион сум. Ирек Фәйзуллин – Россиянең төзелеш министры –  берничә көн элек кенә төзүчеләргә: «…сатылсын өчен, бәяләрне бераз гына төшермисезме дип әйтәсе килә», – дип мөрәҗәгать итте.

Бәя күтәрелүнең төп этәргече – өстелекле ипотека, әлбәттә. Базарда куыкны шул кабарта. Өстенлекле ипотека өч ел дәвамында Россиядә торак бәясен 82 процентка күтәрде, диләр белгечләр. Кредитны айлык түләүләр күләме 2 тапкыр арткан. Сатып алынган торакның уртача мәйданы кимегән. Шундый өстенлек инде: кечерәк фатирны кыйммәткәрәк аласың, күбрәк түлисең. Үзәк банк каршы бу өстенлеккә, әмма хөкүмәт яклый.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү