«Акчалы биш» кирәкме?

«5ле» өчен – акча. Дәүләт Думасында депутат Анна Скрозникова  әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Акчаны исә балаларның кулына бирергә түгел,  «Пушкин картасы»на күчерергә киңәш итә. Укытучылар арасында әлеге фикерне тузга язмаган  дип санаучылар да бар. «5ле» ул – үзе бүләк, диләр.   Акча белән уку  теләген арттырып булырмы?

Анна Скрозникова белдергәнчә, «Пушкин картасы»  яшьләрдә  мәдәнияткә карата кызыксыну уята. Шуны исәпкә алып, депутат «5ле»ләр өчен түләргә һәм акчаны чирек ахырында  электрон журнал аша  «Пушкин картасы»на күчерергә тәкъдим итә. Башта аны тәҗрибә буларак сынап карарга мөмкин.
Балтач районындагы Пыжмара мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ислам  Әсхадуллин әлеге яңалыкны ишеткәч, бик сөенгән. Егет һәрбер хезмәт бәяләнергә тиеш дип саный. Нурлат районының Күлбай Мораса мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы  Әлфинә исә,  моның ике ягы бар, ди. Беренчедән,  тырышып укырга этәргеч бирсә, икенчедән, коррупциягә китерергә мөмкин.  Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү  мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Нариман Вилданов фикеренчә, яхшы укырга этәргеч бирү  өчен   уку йортлары болай да  бүләкләр, сертификатлар, медальләр тәкъдим итә ала. Ә «5ле» өчен түләү белән шаярырга кирәкми.

Журналист, ике бала әнисе Эльвира Мозаффарованың кызы  сыйныфташлары белән «Билге өчен мегабайт»лар  проектында катнашып, бүләк откан.
– «Теле-2» операторының махсус  кушымтасы бар. Шуның аша һәр «5ле» өчен өстәмә интернет бирелә. Кызым шуннан файдалана. «5ле»ләрен санап бармый, әмма яхшы укырга тырыша. «Пушкин картасы»ның файдасы бар. Балалар күбрәк кинога йөрергә ярата. Яңа кызыксындыру чарасы уйлап табылса, бик әйбәт бит,  – ди Эльвира Мозаффарова.

Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбе укучыларга «2ле» куймавы белән аерылып тора. Үзенчәлекле мәктәптә бу уңайдан ни уйлыйлар икән?
– «2ле» куймау  – бер мәсьәлә,  ул  йомшак укучыны шәхес буларак саклап калырга ярдәм итә, ә акчалы  «5ле» – бөтенләй башка очрак. Бала өчен яхшы билге болай да бик кыйммәт. Аны акчалы итү яхшыга илтмәс. Укучы билгегә түгел, белемгә омтылырга тиеш, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Миннәхмәтова.

Чулпан Яруллина фикеренчә, Россиядә укучыларга акчаны «5ле» өчен түли башласалар, укытучыларга үз фикерен әйтү мөмкинлеге калмаячак. «Әгәр бу тәкъдим кабул ителсә,  укучы гына түгел, әти-әни тарафыннан болай да «типкәләнүче» укытучы гел кысрыкланып, мыскылланып бетәчәк», – дип борчыла педагог.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Наилә Садриева мәктәптә  билге өчен нинди дә булса акча түләүгә  каршы. «Билге үзе этәргеч бит инде ул, ничек аның өчен акча алырга мөмкин?! Кемнеңдер сәләте бар, ул «4» һәм «5ле»гә укый. Сәләте юк икән, түбәнрәк билге ала. Укучыларны матди  яктан бүлүгә кайтып кала түгелме соң бу?» – ди  ул.
Алабуга районы укытучысы Айгөл Галимова да  депутат фикере белән килешми.
– Башта коррупцияне бетерергә кирәк. «Бишле»ләрне түрә баласына куйдыра башлаячаклар. Укучыларның күбесенә берни кирәкми. «2ле» белән дә куркытып  булмый. Чөнки мәктәптә «3ле» куеп чыгарып җибәрәчәкләрен беләләр. «5ле»гә укучы барыбер тырышачак: хет акча түлә, хет түләмә, – ди Айгөл Галимова.

Фикер

Миләүшә Хәйруллина, Биектау районы Дөбьяз мәктәбенең рус теле укытучысы:
– «Пушкин картасы» белән укучылар Камал, Тинчурин театрларына, районда уза торган чараларга  бара. Әтнә театры да безгә еш килә. Кирәк вакытта бик әйбәттер ул. Ә менә «5ле»гә акча түләү турында ишеткәч, аптырап калдым.  Дөрес юлдан барамы икән болар? Һәр укытучының билгесе аерылырга мөмкин.  Аны барлык күрсәткеч буенча куеп  бетермәве дә бар. Кайчак, бигрәк тә  малайларга кечкенә  генә уңыш өчен дә, күңеле булсын дип, «5ле» куясың. Аның бит әле шул ягы турында да уйларга кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү