Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда ифтарда катнашачак

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә һәр ел саен мөселманнарның изге аенда оештырылып килүче “Рамазан чатыры”нда ифтарда булачак. Республика җитәкчесе бүген анда Татарстан көнендә катнаша, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов.

“Рамазан чатыры” – мәдәни-агарту проекты. Аны һәр ел саен Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия башкаласы Хөкүмәте үткәрә. Изге Рамазан ае чатыры Мәскәүнең Поклонная тавындагы мемориаль мәчет парковкасында урнаштырыла.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, “Рамазан чатыры”нда һәр көн саен 350гә якын кунак була. Чарага эләгә алмаучылар өчен махсус рәвештә туры трансляция алып барыла. Шулай ук ифтар җыелмаларын өләшү өчен өстәмә нокта ачылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү