Татарстанның танылган журналисты Кирилл Шлыков «Вечерняя Казань» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгән.
Бүген «Вечерняя Казань» басмасының яңа җитәкчесе буларак тәкъдим ителдем. Тарихлы редакция. Команда белән бергә традицияләрне саклап калырга һәм үсештә чираттагы адым ясарга кирәк. Эшлибез!» – дип язган медиаменеджер ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә.
Кирилл Шлыков 2017 елның мартыннан бирле KazanFirst порталының баш мөхәррире вазыйфасын башкарды. Ул бу вазыйфасыннан апрель уртасында киткән. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, Шлыковның басма хуҗасы Ярослав Муравьев белән фикер каршылыклары булган.
1979 елда нигез салынган «Вечерняя Казань» газетасы белән соңгы вакытта элеккеге шеф-редактор һәм басма хуҗасы Хасбулат Шәмсетдиновның улы Роман Шәмсетдинов җитәкчелек итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat