Язманың исеме укучыны бераз гаҗәпләндерер, мөгаен. «Начар булган саен яхшырак» дигән девизга мин яшь чакта ук, бөек язучыларның иҗат лабораториясен өйрәнгәндә юлыккан идем. Аның асылы бик гади: шәхси тормышында драма кичерми торып, талант бөек әсәрләр тудыра алмый. Драма никадәр көчлерәк булса, язучы шулкадәр зуррак уңышларга ирешә.
Әлбәттә, тормыш кыенлыклары алдында рухи яктан сынып, сыгылып төшмәгәннәр өчен генә эшли бу кагыйдә. Авырлыклар безне уйланырга мәҗбүр итә, буш хыяллар белән мавыгудан туктата. Аларны югарыга күтәрелә торган баскычның басмасы итеп файдаланучылар өскә менә, каушап, вәсвәсәгә бирелүчеләр түбән тәгәри. Шәһәр сукбайлары арасында белешеп йөрсәң, пьедесталдан егылучыларны тапмый калмассың. Болар – яшьлектә барысы да җай килеп торып югары күтәрелгән һәм, уңышлардан баш әйләнү сәбәпле, упкынга мәтәлгән кешеләр.
«Ватсап»та аралашканда, сабакташларның берсе – тормышта зур югалтулар кичереп, бернигә дә карамыйча уңышлы карьера корган танышым: «Әллә нәрсә генә шунда дөньясы», – дип уфтанып куйды. Бу язма шул сүзләр тәэсирендә әзерләнә. Чынлап та, тормышта шом арта. Җәмгыять бик тыныч ук түгел. Кешеләр һәрбер кабул ителгән законга шикләнеп карый. Җитмәсә, кайбер депутатлар, кирәкмәгән активлык күрсәтеп, чәчләрне үрә торгызырлык канун проектлары әзерләп ята. Депутат Анатолий Вассерманның шәхси куллардагы бер миллион сумга җиткән акчаны конфискацияләү һәм, шуңа өстәп, ике тапкыр зуррак күләмдә штраф та салу турында канун проекты россиялеләрне шомга салды, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә зур бәхәсләр уятты, мәсәлән. Инициатива авторына хәтта «Российская газета»да: «эрудиция далеко не всегда означает ум» дип бәя бирүчеләр булды. Ул канун проектын искә алуым тикмәгә түгел, чөнки яңалыкны үзем күреп алганчы ук, телефоныма аның хакында хәбәр килеп төште, мөнәсәбәтемне сорадылар. «Кабул ителсә, бу бик начар закон булачак, – дидем мин, – шуның белән яхшы да». Нәрсәсе белән начар, нәрсәсе белән яхшы булачагын дәлилләп тә күрсәттем. Язмамның исеме һәм темасы менә шулай туды.
Моннан нәкъ өч ел элек 2020 елның апрелендә алдагы елларга: «Без бүген барыбыз да тормыш давылында җиңелчә генә сыналабыз. Давыл көче киләчәктә артачак», – дип фараз биргәнмен. «Проблемалар исә сиңа күз яшьләрен җиңгә сөртү өчен түгел, чыныгу һәм көчлерәк булу өчен бирелә. Атаклы инглиз язучысы Оскар Уайльд киңәшен тыңлыйк әйдә: «Мин чын күңелдән сезнең хәсрәт алдында сыгылып төшмәвегезне теләр идем. Безгә авыр сынау булып тоелган нәрсәләр артында чынлыкта яшерен хәер бар», – дигән юллар да язганмын. Фаразларның давыл көчәячәге турындагысы даими тормышка ашып бара, һәм шторм көче торган саен артачак; «көчлерәк булу, авырлыклар артында яшерен хәер» турындагы сүзләрне тормышка ашыру өчен исә тырышырга туры килә. Бүген шулар турында сөйләшүне дәвам иттерик.
Джек Ма дигән чин олигархы бар бит әле. Аны ишетмәгән кеше аздыр. Үзен беләмәүчеләр, шиксез, «Алибаба»ны яисә «Алиэкспресс»ны ишеткәннәре бар. Бик зур кыенлыклар, уңышсызлыклар, тормышның зур сынау мәктәбен үткән кеше ул Джек Ма. Кытайда гайкалар бездәгедән катырак та кысылган, анда яшәп, бизнес үстерү, дөньякүләм олигархларның берсенә әверелү – шактый хәвефле эш. Пекин хакимиятләре «Алибаба» хуҗасын берникадәр вакыт элек каты гына кыса башладылар, тормышына һәм бизнесына янаган куркынычны тоеп, егет илдән чыгып качарга мәҗбүр булды. Ил җитәкчелеге белән ара бозылу начар бит инде. Мөһаҗирлектә йөрү миллиардерлар өчен дә бик рәхәт эш түгелдер. Ма чыгып китеп берникадәр вакыт үтүгә, Пекинда аңладылар: ил икътисады өчен Маның мөһаҗирлеге начар, чөнки эшмәкәрләрдә хөкүмәткә ышаныч бетә. Бу – инвеситицияләр кими, икътисад хәлсезләнә дигән сүз. Шул сәбәпле Кытайның яңа премьеры Ли Цян Маның илгә кире кайтуын үтенә башлады. Ә бит Кытайның үзәк телевидениесе 2022 елның гыйнварында Ма адресына шундый гаепләүләр яудырган иде: илдә калу яшәү яки үлем мәсьәләсенә әйләнә язды. Югыйсә олигарх хөкүмәт белән хезмәттәшлек юлына баскан иде, бюджетка байтак акча да түләде кебек. Берсе дә булышмады. Илдән китү бердәнбер котылу ысулына әйләнде. Ә хәзер рәсми Пекин аңа җылы мөнәсәбәт күрсәтергә мәҗбүр.
Менә шул Джек Ма безнең кебек фәкыйрьләргә менә мондый характеристика бирә: «Университет профессорына караганда да күбәрәк уйлыйлар, сукырга караганда да азрак хәрәкәтләнәләр», – ди. Тормыш проблемаларын чишүнең бердәнбер ысулын күрсәтә: уйга батып йөргәнче, уйлаганыгызны тормышка ашырып карагыз, ди. «Уңышсызлыкка шуның өчен тап буласыз: бөтен тормышыгыз көтеп үтә», – дигән фикер уздыра. Тизрәк хәрәкәт итегез! Маның тормыштагы төп принципларыннан берсе шул. Кул кушырып утыруның депрессиягә батыруын һәркем үзе дә аңлый ала.
Депрессиядән котылуның иң яхшы ысулларыннан берсе – уңай фикер йөртү. Үткән көздә мобилизация стрессы башлангач, без бер язмада Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәр хәдисе аша китерелгән бер киңәшен искә төшергән идек: «…Колым минем турыда яхшы уйласа, аңа яхшылык булачак, начар уйласа, аңа шул ирешәчәк». Хәсрәткә бату – Аллаһ турында начар уйлауның бер мисалы ул. Позитив фикер йөртергә күчү өчен, шартларның уңайлануын көтәргә кирәкми, чөнки, бердән, көтсәң, шартлар начараячак кына, икенчедән, уңай фикергә күчүгә, шартлар яхшы якка үзгәрәчәк. Бу котылгысыз, чөнки Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе бар: «Шөкер итүчеләргә, нигъмәтләремне арттырырмын», – ди («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять). Тагын бер аятьнең тәфсирен өстик әйдә: «… әгәр шөкер итсәгез, Аллаһ ни өчен сезне газап кылсын…» («Ниса» сүрәсе, 147 нче аять). Игътибар итик: стресс газабыннан котылу өчен, тормыш бик нык авырайганда… шөкер итүгә күчәргә кирәк. Бу формула, бәлки, бик үк аңлашылып бетми торгандыр. «Тормышны күркәм яклары өчен генә түгел, авырлыклары өчен дә хөрмәт итәргә тырышыгыз», – ди бу хакта Иосиф Бродский. «Позитив фикерләү гел яхшылык өмет итеп тору түгел, ә хәзерге моментта син кичергәнне иң яхшысы дип кабул итү», – ди Нико Бауман. Хәлең бик авыр икән, димәк, синең өчен шулай яхшы. Шул авыр хәлеңә шөкер итә алсаң, бу – идеаль вариант. Әгәр анысын ук булдыра алмасаң, хәлең эчендәге уңай нәрсәләрне тап һәм шуларга сөен. Тагын да начаррак хәлдәгеләр барын искә төшер.
Хәлең яхшы булганда, шөкер итәргә онытма. Монысы да мөһим, чөнки кешеләр тормыш сикәлтәсез юлдан барганда, ваемсызланалар, шөкер итүне оныталар, хәтта зарланалар. Хәлне начарайтып чыгарырга туры килә аларны ул вазгыятьтән. Аллаһы Тәгалә сине яратса, ваемсыз яшәтмәс, комфорт зонасыннан чыгарып, уйланырга мәҗбүр итәр, чөнки яраткан колларын авырлыклар белән сыный.
Бүген Россиядә яшәү бик авыр, гайкалар кысылган, хезмәт хаклары түбән, бәяләр югары, медицина хезмәте күрсәтү ташка үлчим дип канәгатьсезлек белдерүчеләргә киңәшем шул: барысын да ташлагыз да чит илгә китегез. Әле чикләр бикләнмәгән, россиялеләрне визасыз кабул итә торган илләр байтак. Чит илдә берничә айга чыдасагыз, туган илдәгедән дә яхшырак тормыш юк икәненә ышанып, кайтып егылачаксыз.
«Тышкы якта үзгәрешләр булсын өчен, эчке якны үзгәртергә кирәк», – ди бу хакта уңышка ирешү методикасы авторларының берсе һәм һәм тормышка карашны үзгәртүнең тормышны үзгәртәчәген әйтә. Авырлыклар безнең тормышка карашны үзгәртә, шуңа күрә «начар булган саен яхшырак» дигән вазгыять туа да тора. Үзгәрә алмасак, без даими авырлыклар эчендә яшәчәкбез, шундый куркыныч бар.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat