Россиянең Көрәш федерациясе Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә татарлар күп яшәгән төбәкләрдә көрәш буенча бүлекләр ачарга сөйләштеләр.
Әлеге сөйләшү кысаларында татар милли көрәше тарихы, бу спорт төренең Россия Федерациясендә һәм дөньяда үсеше, көрәшчеләрне әзерләү һәм бердәм чаралар үткәрү турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә планнары белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Милли көрәшне үстерү һәм җәелдерү йөзеннән татар иҗтимагый оешмаларына Россия Көрәш федерациясе вәкиллекләре булган өлкәләр белән бергәләп эшләүне, вәкиллекләре булмаган төбәкләрдә аларны ачу мөмкинчелеген булдыру эше башланып китте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat