Гаилә ипотекасын тагын да гадиләштерү, мәктәп һәм балалар бакчалары төзелешенә федераль үзәктән бирелгән акчаны арттыру. Мәскәүдә Төзелеш министрлыгы һәм илнең төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумының уртак утырышында әнә шул мәсьәләләр күтәрелде. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Былтыр төзелеш тармагында ирешкән уңышлар турында Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. РФ Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите буенча комиссиясе җитәкчесе буларак, Рөстәм Миңнеханов ил төбәкләре исеменнән тармакка даими ярдәм күрсәтүләре өчен, Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә һәм Төзелеш министрлыгына рәхмәт белдерде.
Аның әйтүенчә, республикада былтыр рекордлы күләмдә – 3 миллион квадрат метрдан артык торак кулланышка тапшырылган. Алга таба зур инфраструктура проектларын алдан финанслау да торак төзелеше үсешенә этәргеч бирәчәк, диде ул.
– Илкүләм проектлар, коммуналь инфраструктураны яңарту программасы ярдәмендә халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Татарстанда гамәлдә булган 44 республика программасы да шуңа юнәлдерелгән. Былтыр Татарстанда 4 меңнән артык социаль һәм коммуналь инфраструктура объектлары төзелде һәм төзекләндерелде, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Торак базарында сорау кимүен дә билгеләп үтте ул. Вазгыятьне яхшырту өчен гаилә ипотекасының шартларын «йомшартырга» – кредит күләмен хәзерге 6 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр җиткерергә, беренчел кертемне – 10, ә күпбалалы гаиләләргә 5 процентка кадәр киметергә, 4,5 процент күләмендә кредит ставкасын кире кайтаруны карап тикшерергә кирәклеген искәртте.
Рәис сүзләренә караганда, торак төзелеше социаль инфраструктура белән бергә үсәргә тиеш. Мәсәлән, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре буенча, 3 миллион квадрат метр торакны кулланышка тапшыру өчен 48 балалар бакчасы, 18 мәктәп, 9 шифаханә төзергә һәм 75 чакрым юл салырга кирәк. Федераль үзәктән бүлеп бирелгән акча җитмәү сәбәпле, төбәкләр бу эшне үз хисабына башкарырга мәҗбүр. Узган ел Татарстанда гына да әлеге җәһәттән 60 миллиард сум, ягъни үз керемнәребезнең 14 проценты күләмендә акча тотылган.
– Бу гына да аз әле. Таләп ителгән 18 мәктәп урынына 9 уку йорты төзедек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Социаль объектлар һәм инфраструктура төзелеше өчен федераль үзәктән финанслауны арттыру мәсьәләсен яңадан тикшерүне сорыйбыз. Эшнең бәясенә нормативлар үзгәрү дә тәэсир итте. Әйтик, моннан 30 ел элек 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәпнең мәйданы 15 мең квадрат метр булса, хәзер ул – 27,6 мең квадрат метр.
Эшнең мәйданы арткач, бәясе дә кыйммәтләнгән, билгеле. 2019 елда мондый мәктәп салу 1,5 миллиард сумга төшсә, былтыр 60 процентка артып, 2,4 миллиард сумга җиткән. Утырышта акчаны янга калдыру өчен нормативларны киметергә дә тәкъдим иттеләр.
Торак-коммуналь хуҗалыкның торышы һәм үсеше дә – катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Бу уңайдан, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы йомгаклары буенча коммуналь инфраструктураны яңартуга бәйле программаны гамәлгә кертүләре турында искә төшерде. Гомумән, торак-коммуналь хуҗалык тармагында даими контроль кирәк. Татарстанда коммуналь түләүләрне җыю күрсәткече 99 процент тәшкил итә.
– Бу – 2018 елда республикада Бердәм исәп-хисап үзәкләре оештыруның уңай нәтиҗәсе. Оешмалар әлеге үзәк белән килешү төзеде. Без бу уңайдан тәҗрибә уртаклашырга әзер. Барлык идарәче һәм ресурсларны саклау оешмаларына түләүләрне Бердәм исәп-хисап үзәге аша үткәрүне нормативлар нигезендә беркетергә тәкъдим итәм. Бу үтә күренмәлекне тәэмин итәргә булышачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat