Мамадыш башлыгы Анатолий Иванов Ямаш авылында яңа мәчет төзибез, ди.
Исегезгә төшерәбез, кичә Ямаш авылындагы агач мәчеткә ут капкан иде. Янгын электр җиһазларыннан чыккан булуы мәгълүм. Авыл халкының бердәмлеге белән утны сүндерә алалар. Шунысы гаҗәп: мәчет янса да, андагы Корьән китапларына ут тимәгән. Бүген авыл халкы мәчет урынын җыештыра. Алар өчен изге көннәрдә мәчет яну зур борчу булса да, район башлыгы аларны тынычландыра.
— Борчылмагыз! Тиздән авылыгызга яңа мәчет салдырабыз. Монысы кирпечтән булачак, — дигән Анатолий Иванов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat