Сыер асраган өчен субсидия биреләчәкме?

Кызым Алабуга читендәге Иске Алабуга бистәсендә яши. Сыер асрыйлар. Ел саен сыер асраган өчен субсидия алалар иде. Быел бирмибез, дигәннәр. Янәсе, алар авылда түгел, шәһәр җирендә яши. Бу ни дигән сүз икән? Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.

Разыя Бәхтиярова. Тукай районы

Алабуга районының Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Александр Косов:

– Андый сүз булмады. Әлегә без беркемгә дә субсидия бирмәдек. Бу эшкә тотынмадык та әле. Сыер асраган һәркем бу акчаны алачак. Шәһәр җирендә яшәүчесенә дә, авылда көн күрүчесенә дә – барысына да биреләчәк бу субсидия.


Фикер өстәү