Вологда өлкәсе Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаятьтә малайның 47 яшьлек әнисе шикләнелә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген төнге сәгать өчләр тирәсендә территориаль тикшерү бүлегенә Череповец шәһәрендә тулай торакта яшәүче хатын-кызның алты яшьлек улын буып үтерүе турында мәгълүмат килеп ирешкән. Ашыгыч хезмәтләргә ул үзе шалтыраткан.
Гадәттән тыш хәл урынына шунда ук шәһәр бүлеге тикшерүчеләре һәм Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе криминалистлары китлгән. Малайның тәнендә буу эзләре табылган. Әни кеше үз гомерен өзәргә теләп, бик күп дару эчүен әйткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat