Татарстанда 7-18 яшькә кадәрге балаларны телепроектта катнашырга чакыралар

“НТВ” телекомпаниясе “Ты супер!” программасына кастинг үткәрү турында игълан иткән.

Проектта балалар йортларында, уллыкка (кызлыкка) алган гаиләләрдә яшәүче, җырлау сәләтенә ия булган 7-18 яшьлек талантлы балалар катнашырга мөмкин.

“Ты супер!” проекты кастингында катнашу өчен:
1. Анкета тутырырга.
2. Баланың кыска гына чыгышы белән видео төшерергә.
3. Җыр яздырылган (берничә җыр булса – тагын да әйбәтрәк) видеоны теләсә кайсы “файлообменник”ка урнаштырып, анкетада сылтамасын күрсәтергә кирәк.
Заявканы сайтта (https://www.ntv.ru/peredacha/Super/internal/57481/) тапшырырга була.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү