Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

«Бу катлаулы заманда без нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдык һәм хезмәттәшлегебезне ныгытуны дәвам итәбез», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрына.

Үзара файдалы хезмәттәшлекнең уңай мисаллары буларак Рөстәм Миңнеханов бүген Җизакта эшли башлаган проектларны атады.

Татарстан Рәисе шулай ук үзбәк ягы ярдәме белән чираттагы объектлар, шул исәптән медицина мәгариф үзәге һәм технопарк ачылуын билгеләп үтте.

Үз чиратында, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов, үзара сәфәрләр товар әйләнеше үсешенә китерә, дип билгеләп үтте.

«Сезнең һәр визитыгызда яңа объектлар ачыла. Бүген сез «Җизак» технопаркын ачуда катанштыгыз. Ул «Чирчик» кебек үк уңышлы булыр дип ышанам», — диде Абдулла Арипов.

Яклар хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр әле күп булуын билгеләп үттеләр. Аерым алганда, энергетика, автомобиль төзелеше, вертолетлар төзелеше, газ-мотор ягулыгы, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләр буенча.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү