Суд приставлары бурычлыларның 1,1 миллиард сумлык милкен сатуга куйган

Ел башыннан бирле республика суд приставлары бурычлыларның мөлкәтенә (барлыгы 2 миллиард 52 миллион сумлык) арест салу буенча 3 меңнән артык беркетмә төзегән.

Шул исәптән 1,1 миллиард сумлык милек: фатирлар, склад, гараж, машиналар «Росимущество» оешмасына аукционда мәҗбүри сатуга җибәрелгән. Сатудан кергән акча бурыч түләүгә тотылачак. Керем күләме бурычтан артып киткән очракта, аермасы бурычлы кешенең үзенә кире кайтарып биреләчәк.

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе бурычың булу-булмауны мөстәкыйль рәвештә белешергә, суд приставларын көтеп утырмаска киңәш итә.


Фикер өстәү